Найти в Дзене
Услон.РТ

Беренче июньнән бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кыска номерга күчте

Мобиль җайланмалардан шалтыратулар өчен 03-16 җыярга кирәк. Яңа номерны истә калдыру җиңел: 03 - ашыгыч ярдәм номеры, 16 - төбәк коды.

Стационар телефоннардан шалтыратулар өчен - 8 800 200-03-16. Шалтыратулар бушлай, колл-үзәк тәүлек буе эшли. Операторлар Татарстанның барлык медицина оешмалары эшли торган мәгълүмат системасына тоташтырылган.

Монда медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шул исәптән:

  • табибка язылу;
  • вакцинациягә язылу;
  • диспансеризациягә язылу;
  • табибның өйгә чакыруы.

Шулай ук гражданнар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү һәм дару белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмати белешмә алырга; тәкъдимнәр һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Күчеш чоры вакытында 8 843 558-03-03 номерына да шалтыратып булачак.