Чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, XIV Бөтенроссия дин эшлеклеләре форумы делегатлары, Россия мөселманнарының дини идарәләре, якын һәм ерак чит илләр вәкилләре, Россия Федерациясе субъектларыннан делегатлар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. - Бу бөек бәйрәмдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. 1102 ел элек безнең ата-бабаларыбыз бу динне кабул иткән. Без һәрвакыт православ туганнарга да бик хөрмәт белән карыйбыз. Бу безнең Россия дәүләтенең уңыш нигезе. «Россия - төрле конфессияләр вәкилләре дус һәм тату яши торган ил», - дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул «Россия - Ислам дөньясы» форумында катнашкан Рус православи