Югары Ослан районының Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау максатыннан, 22 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар - балалар!” декадасы узачак. Гыйнвардан апрельгә кадәр Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 16 яшькә кадәрге биш бала үлгән, тагын 100 бала имгәнгән. Һәлак булган балаларның берсе Югары Ослан, бер бала Биектау районнарында һәм өч малай Минзәлә районында автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак булдылар. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә шулай ук җәяүле балалар катнашында булган һәлакәтләр саны артуын билгеләп үттеләр. Балигъ булмаганнар катнашындагы 95 юл-транспорт һәлакәтенең 57 се нәкъ менә балаларны транспорт чаралары бәрдерү белән бәйле. Күп очракта бу вакыйгаларда балалар гаепле түгел. Шуңа күрә ункөнлек кысаларындагы чаралар юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә үткәреләчәк. «Бала - төп пассажир» акциясен үткәрү планлаштырыла, аның барышында балаларны транспорт чараларында йөртү кагыйдәләрен ү
Татарстанда “Игътибар - балалар!” дигән профилактик декада узачак
21 мая 202421 мая 2024
1 мин