Найти тему
Услон.РТ

Районда язгы чәчү эшләре бара

Бөртеклеләр чәчү ахырына якынлаша, алар чәчүлек мәйданнарының яртысыннан күбрәген алып тора. Техник культуралар 7 мең гектардан артык мәйданны били. Көнбагыш чәчүдә «Август-Агро» компаниясенең 4 чәчү комплексы эшли.

«Заря» һәм «Коргуза» ҖЧҖләре кукуруз чәчүгә керешеп киләләр. Кырларда шулай ук үсемлекләрне тәрбияләү эшен башладылар. «ВостокЗернопродукт» һәм « Август-Агро» көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерә. Арпа - 2060 га, сабан бодае - 1207 га, борчак-396 га, берьеллык үләннәр - 230 га, көнбагыш - 933 га, ашлык кукурузы - 100 га чәчелгән.

Районда беренчеләрдән булып иртә бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгән «Коргуза» ҖЧҖ механизаторлары кырларда аеруча бердәм эшлиләр. Бүгенгә механизаторлар кукуруз чәчү һәм чәчүлекләрне эшкәртү өчен сиптергечләр әзерләү белән мәшгуль. Параллель рәвештә азык әзерләү техникасын әзерләү эшләре бара.