Найти в Дзене
Әлмәт таңнары

САКЛАНУ ЧАРАСЫ

Хатын ел саен бәби ташый башлагач, бу ни хәл дип, саклану чарасын үзем күрергә булдым. Адәм баласы бит ул мәче баласы түгел, туган берен кешегә таратып булмый. Тик сез миңа тавык кетәге хәтле тап-тар тулай торак бүлмәсендә ничек итеп бер-береңә ышкылмый йөрү мөмкинлеген әйтеп бирегез! Минем бу нәрсә башыма сыймый. Чөнки безнең 6 квадрат метрлы бүлмәдә шифоньер белән кровать арасын үткәнче бер балага нигез салынмый калмый. Ә пружиналы кроваты? Анда берничек тә бер-береңә сыртың белән ята алмыйсың, тәгәрәп төшмәс өчен һичшиксез кочаклашып ятарга кирәк. Ә кочаклашкач ни булганын үзегез дә беләсез инде. Әллә соң кроватьларны ике катлы итеп ясаргамы? Тик теп-тере түп-түгәрәк хатының була торып ни җаның белән ялгызың мендәр кочаклап ятмак кирәк?! Мин бит әле бер аягы белән гүрдәге ак сакаллы карт түгел!

Туктале, мин әйтәм, оят булса да, эштә егетләрдән сорашып карыйм, бер-бер җаен белми калмаслар, дип шулай беркөн сүз куерттым.

-Презерватив ал,-ди берсе.

-Син нәрсә, миңа әнә кибеттән шоколад төслесен биреп җибәргәннәр иде, хатын тугыз айдан негр малае алып кайтты,- дип бүлдерде аны икенчесе.

Аллам сакласын, негр гына җитмәгән! Төсләр белән шаяру хәзерге заманда бик куркыныч нәрсә, «зәңгәр» булып тууы да бик ихтимал. Нәселдә булмаганны!

-Соң сез ничек сакланасыз? -дим.

-И, яшең узгач кырыктан, эшләр китә шырыкка, - дип сузды берсе.

-Ә безнең хатын белән тулысынча килешмәүчәнлек, - диде икенчесе.

-Ничек инде? - дибез.

-Ә шулай! Айнык чакта минем хатынны күрәсем килми, эчсәм - аның мине.

-Анысы хак, хак, - дип күбесе килешеп башын селкеде.

Соң тора салып эчүгә сабышып булмый бит инде. Әйтер идем галимнәрен! Ай кадәр айга менү җаен уйлап тапканнар, ә гап-гади җирдәге менү-төшү мәсьәләсен хәл итә алмыйлар!

Карале, әллә соң конкурс игълан итәргәме? Валлаһи, бер-бер җаен уйлап табучыга хатынның бер еллык бала пособиесен җыеп бирер идем. Җәмәгать, конкурс игълан! Туп-туры үземә мөрәҗәгать итегез!

Резеда ШӘРИПОВА