Найти тему
Услон.РТ

Сугышның ирексез шаһитләре

Мөхәммәтҗанова (Гүзәлбәева) Мәгмурә Хәбир кызы 1938 елның 2 мартында Яңа Болгар авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр гаиләдә өч бала туып, Мәгмурә өченче бала булган. Сугыш башлангач, әтиләре фронтка китә, әниләре кечкенә балалары белән ялгызы тылда хезмәт итә. Бәхеткә каршы, Мәгмурә Хәбир кызы кечкенә булу сәбәпле сугыш чорын хәтерләми, ләкин сугыштан соң кешеләр тормышының ул чоры бик яхшы истә. Гаиләгә бәхет булып, әтиләре Җиңү белән фронттан кайта. Гаиләдә тагын ике бала туа. Мәгмурә җирле мәктәпкә укырга керә. Җиде сыйныфны тәмамлап, ул «Өченче интернационал» колхозында эшли башлый. Соңыннан колхозны «Волга» дип үзгәртәләр. Бераз олыгая төшкәч Мәгмурә Ключищи авылына бухгалтерлыкка укырга керә. Укып бетереп өч ел сатучы булып эшли, аннары колхозның бухгалтериясенә кассир булып күчә. Ә 1971 елда Казанга 16 моторлар төзү заводына эшкә китә.

1974 елда Татар Мәмәтхуҗасы авылы егетенә кияүгә чыга, ире белән ике кыз бала табып үстерәләр. "Красный Дол" совхозына эшкә урнаша, фермада эшләп 1993 елда пенсиягә чыга. Ул КПСС әгъзасы, күп еллар Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге депутаты була. Мәгмурә Хәбир кызы "Хезмәт ветераны", яхшы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хатлары һәм Грамоталары белән бүләкләнгән. 1999 елда ире мәрхүм була, хәзерге көндә Татар Мәмәтхуҗасы авылында олы кызы янәшәсендә яши. Ә кече кызы Яңа Болгар авылында көн күрә. Мәгмурә апа бик бай һәм яраткан әби, аның биш оныгы бар.