Найти тему

Олуг татар галиме

Шушы көннәрдә татар фән дөньясында энциклопедик гыйлемгә ия булган, күп фән өлкәләрен колачлаган киң эрудицияле шәхес, күпкырлы галим (археограф, әдәбият галиме, лингвист, фольклорчы, текстолог, тарихчы, этнограф, эпиграфист, педагог), филология фәннәре докторы, профессор Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановка 85 яшь тулды. Әгәр дә фәнни эшчәнлеген тикшерсәк, иҗат җимешләрен барласак, аның татар фәнен үстерүдә никадәр зур өлеш керткәнен күрә алабыз.

Марсель абыйның зур казанышларыннан борынгы шәҗәрәләр табу һәм өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге саналырга хаклы, чөнки ул – бик күп шәҗәрәләр табып, өйрәнеп, фәнни әйләнешкә керткән кеше. Совет заманында фәндә шәҗәрәләргә карата игътибар сүнгәннән соң, ул бу өлкәне яңадан яшәтеп җибәргән, шәҗәрәләрнең гаять кыйммәтле чыганаклар булуын дәлилләгән. Русиядә генә түгел, хәтта бөтен дөньяда татар шәҗәрәләрен аның кадәр яхшы белгән, җентекләп өйрәнгән кеше юк, дип әйтергә мөмкин. Соңгы елларда халыкта шәҗәрәләр төзү, нәселне белү теләге артты, кешеләрнең үз тамырлары белән кызыксына башлауларында М. Әхмәтҗановның да өлеше зур. Шунысы сөендерә: 2013 елда галимгә “Татар шәҗәрәләре” хезмәте өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.

Галим бөтен гомерен татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә башышлаган. Эш дәверендә ул бер-бер артлы фәнни экспедицияләрдә катнашып, археографик материал, ягъни борынгы кулъязма һәм сирәк басма китаплар җыеп, Институт мирасханәсен баетып торган һәм бүгенге көнгә кадәр шул эшенә һаман тугры кала бирә. Археографик материаллар нигезендә ул докторлык диссертациясен яклаган. Фәнни эшенең темасы: “Татар әдәби мирасын өйрәнү проблемалары: әдәби чыганакларны барлау, тикшерү методы нәтиҗәләре”. Анда галим борынгы татар китабының тарихын анализлаган; фәнни әйләнешкә яңа чыганаклар керткән; борынгы татар әдипләре тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрнең таралышын, яшәешен һәм система буларак чагылышын билгеләгән; археографик материаллар системасының аерым әсәрләрнең язылу максатларын ачуга ачкыч икәнен дәлиләгән; татар шәҗәрәләре системасы борынгы әдипләрнең тормышын өйрәнүгә әһәмиятле чыганаклар икәнен исбатлаган; татар кулъязмалары битләрендә моңа кадәр мәгълүм булмаган яңа әдәби жанрларны ачкан; әдәбиятыбыз тарихында билгесез, яки аз билгеле булган шагыйрьләрнең мирасларын фәнни әйләнешкә керткән; йөзләгән текстларны кулъязмалардан билгеләп алып, аларны хәзерге графикага күчереп, сүзлекчәләр һәм искәрмәләр белән текстологик яктан эшләп чыккан; борынгы язма чыганак текстларын тарих белән тыгыз бәйләнештә өйрәнү методикасы зшләгән; яңа әдәби ядкәрләрне башка кардәш әдәбиятлардагы версияләре белән бәйләнештә һәм чагыштырып өйрәнү методикасын мисалларда күрсәткән. Диссертациясе нигезендә язылган “Татар кулъязма китабы” (2000) гуманитар өлкәдә эшләүче һәр галимнең диярлек өстәл китабына әверелде.

Татар әдәбиятының XVII–XIХ гасырлар тарихы М.Әхмәтҗановка кадәр җитәрлек дәрәжәдә өйрәнелмәгән иде. Бу озын тарихлы дәверне тулырак ачу өчен басылып чыккан әдәби ядкәрләрнең текстлары гына җитми иде. Шунлыктан галим, борынгы кулъязма китапларның һәм документларның әдәбиятыбыз тарихын өйрәнү өчен кыйммәте булуын аңлап, нәкъ менә бу өлкәдә армый-талмый эшләп, татар әдәбияты тарихын яңа фактлар, чыганаклар, әсәрләр белән баеткан, тулыландырган. Мәсәлән, XVIII йөз татар әдәбиятына багышланган хрестоматияләрдә урын алган әсәрләрнең күбесе аның тарафыннан табылып, текстологик яктан эшкәртелеп, укучыларга тәкъдим ителде.

М.Әхмәтҗанов борынгы халык авыз иҗаты ядкәрләрен дә халыкка кире кайтару өлкәсендә бик зур эш башкарган кеше. Аның “Каһарман Катил. Дастан”, “Угызнамә” (1998), “Дастаннар ватаны” (1999) исемле китаплары зур популярлык казанды – аларда әлегә фәндә билгеле булмаган әсәрләр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Галимнең меңләгән тираж белән 1991 елда басылып чыккан “Төш юрау китабы” тиз арада халыкның иң яратып укый торган китабына әверелде. Шулай ук ул “Татар халкының борынгы ырым-арбаулары һәм төрле фалнамәләре” (2012) китабында борынгы кулъязмалардан бик күп төрле ырымнар тупланып, халыкка җиткерелде. Анда мәхәббәттә уңышка ирешү, бозулардан, дошманнардан, чирләрдән саклану өчен укыла торган 130 дан артык XVIII-XX гасырларга карый торган ырым текстлары китерелгән. Моннан тыш, бу хезмәттә төш юрау тәгъбирләре, календарь фалнамәләр, табигать сынамышлары урын алган. “Татар археографиясе. Татар халкының кулъязма тыйб хәзинәсе мирасы” (2016) хезмәтендә Марсель абый укучыларны үзе туплаган бай милли медицина мирасыбыз белән таныштырды. Шунысын әйтергә кирәк: моңарчы бу өлкә бөтенләй фәнни яктан тиешенчә өйрәнелмәгән иде. Яшь галимнәр таныш булсын, белсен, өйрәнсен өчен, фәнни экспедицияләрдә табылган археографик материалларының фәнни тасвирламаларын үз эченә алган 10 га якын китабын галим үз хисабына бастырды.

Марсель абый татар эпиграфикасын өйрәнү өлкәсендә дә зур көч куйган. Узган гасырның 70 нче елларыннан башлап күпсанлы экспедицияләргә системалы рәвештә чыгып, халкыбызның ташъязма мирасын Татарстанның бөтен районнарында диярлек, чиктәш барлык республикаларда, Санкт Петербург, Оренбург, Чиләбе, Касыйм, Екатеринбург, Уфа, Троицк шәһәрләрендә бөртекләп туплаган. Шул рәвешле “Үлгәннәрнең каберен бел” (2000), “XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре” (2011), “Ташбилгеләргә язылган татар әдәбияты үрнәкләре (2011), “Татар археографиясе. Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган зират культурасы хакындагы кайбер материаллар” (2013), “Татарстандагы татар зиратлары ташбилгеләре язмалары” (2016) кебек бибәһа китаплары бер-бер артлы дөнья күрде. Галимнең татар мәдәниятенең борынгы традицияләрен өйрәнүгә багышланган бу хезмәтләрендә мәдәниятебезнең күп гасырлар буе тарихи үсеше һәм аның татар халкы белән бәйләнештә киң географик мәйданнарда яшәгән халкыбызның милли үзенчәлекләренә басым ясап күрсәтелгән. Зиратларда борынгы кабер ташларын өйрәнү җиңел эш түгел икәнен һәр эпиграфист белә. Билгә кадәр үскән үләннәр, ташландык каберләр иңгәннән соң барлыкка килгән чокыр-чакырлар арасында борынгы кабер ташларын эзләп йөрү олы яшьтәге галим өчен генә түгел, яшьләр өчен дә бик кыен.

Шулай ук М. Әхмәтҗанов татарның тарихын һәм этнографиясен өйрәнүдә зур эшләр башкарган. Ул күпсанлы язма чыганаклар нигезендә Алтын Урда, Казан ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Нугай урдасында яшәгән татарларларның этник тарихын ачкан, “Меңьеллык татар нәселе” (2000), “Нугай урдасы: татар халкының тарихи мирасы (2002, 2009) китаплары тарих фәне үсешенә зур өлеш кертте, татар этногенезы тарихын дөрес юлга салды. Шулай ук галим игътибарын хәзерге Татарстандагы аерым төбәкләрне дә җентекләп өйрәнүгә юнәлткән, мәсәлән, “Олы Мәңгәр авылы тарихы” (2000), “Ахун авылының шәҗәрә китабы” (2006) һ.б. китаплары шундыйлардан. Галимгә татар халкы тарихын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Лениногорски бүлекчәсе һәм андагы “Заман сулышы” газетасы редакциясе тарафыннан гамәлгә куелган Р.Фәхреддин исемендәге премия бирелде.

Әле күпләребез М. Әхмәтҗановның оста шагыйрь икәнен дә белмидер. Шигырьләрендә аның, әлбәттә, милләт язмышы темасы киң урын алган. Аларның күбесе басылмаган, галимнең куен дәфтәрләрендә кулъязма вариантта гына саклана. Кайберләре исә төрле газета-журналларда басылып та чыккан. Мәсәлән, Сөембикә-ханбикә, Әмәтхан солтан, Янгура батыр турында шигырьләре Республикабызның төрле газета-журналларында басылып чыккан. Күргәнегезчә, аның әсәрләре дә татар халкының данлыклы, күренекле уллары-кызлары хакында. 2017 елда аның “Күңел тойгылары” дип аталган шигырьләр һәм прозаик текстлар җыентыгы дөнья күрде. Марсель абый үзенә“Марсель Мәңгәри” дигән псевдоним алган, чөнки аның борынгы бабалары Олы Мәңгәр авылыннан.

Шул рәвешле, олуг галимнең бүгенге көндә иллегә якын китабы дөнья күргән (барысын да мәкаләбездә санап бетерү мөмкин түгел), меңгә якын фәнни, фәнни-популяр һәм публицистикмәкаләләре басылып чыккан. Ул – Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ һәм КФУда диссертацияләр яклау Советы һәм төрле журналларда редколлегия әгъзасы, Халыкара төрки академия академигы, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, хезмәт ветераны. М. Әхмәтҗановның фән һәм милләт үсешенә керткән өлеше шулкадәр зур ки, хәтта ул Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдиннәр белән бер дәрәҗәдә торырга лаеклы галимдер!

Айдар Гайнетдинов