Беләсезме мин кая эшлим? Ә юк шул, белмисез. Мин - духи ясаучы булып эшлим. Бер карасаң, бик кызык, ә бер карасаң- бик "исле" эш. Ләкин нәрсә, чыннан да, кызык - анда (минем яшьтәге) кызлар гына хезмәт куя. Ә без анда күбәү. Беренче, эшли генә башлаган вакытта кызларның шулхатлек күп булуларына гаҗәпләнә идем. Чөнки алар барысыда шундый төрле иде. Кемдер үзенә генә хас булган стильдә киенеп йөри, кемдер рок стилендә, ә кемнеңдер чәчләре аллы-гөлле, кайсысының кулларында татулар, борыннарында йөзекләр. Кемдер озын күлмәктән генә йөри, ә кемдер, киресенчә, кыска итәк- майкалардан. Кайберләре бик мөлаем, кайберләре - кырысрак. Тыныч кына эшләп утыручылар да, шулай ук, урысча итеп әйткәндә " бесбашенный"лар да җитәрлек, кыскасы - кызлар инде. Һәрбер кызның үзенчәлекле, кабатланмас буласы килә бит. Моңа карата сүзем дә, сорауларым да юк. Духи ясауга килгәндә, мин бу эшне башта хәзинә дия идем. Чөнки, чыннан да, күзләремдә ул хәзинә булып күренде. Бу эшне бер дус кызым белән таптык, шуңа бе