Аның кысаларында Кызыл Байрак авыл клубында китапханә белән берлектә нацистларның һәм аларның Бөек Ватан сугышы елларында тыныч совет гражданнарына карата булган җинаятьләре турындагы тарихи дөреслекне саклауга багышланган чара үткәрелде. Катнашучылар бу датаны сайлау, 1943 елның 19 апрелендә, СССР Югары Советы Президиумының "Совет гражданнарын һәм тоткын кызылармеецларны үтерүдә һәм газаплауда гаепләнүче немец-фашист нацистларын, шпионнарны, туган ил хыянәтчеләрен һәм аларның ярдәмчеләрен җәзалау чаралары” турында 39 нчы указы чыгаруы белән бәйле булуын белделәр. Бу указ нацистларның совет халкына каршы җинаятьләрен билгеләү һәм тикшерү буенча зур эшнең хокукый нигезе булды. Чарада катнашучыларга нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең Бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч совет гражданнарына карата җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Кызыл Армиянең гамәлләре һәм совет халкының Җиңү яулаганда берләшүе безнең дәүләтн