Чараны әзерләүче, оештыручы, башлап йөрүче Фидания Нурисламова җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор төркеме. Фойеда кунакларны татар өен күрсәтүче фотозона каршы алды. Мөселман киемнәре дизайнеры Альбина Фазлыевадан төрле күлмәкләр, изүләр, бизәнү әйберләре сату да оештырылган иде. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, авылыбызның чибәр кызлары ул киемнәрне сәхнәдән дә күрсәттеләр. Шулай ук авылыбызның тыйнак, ягымлы апасы Мәүлия Әкбирова үзенең чиккән кул эшләрен-сөлгеләр, кульяулыклар, мендәр тышлары, мозаикалар тәкъдим итте. Ә дизайнер, мәдәният фәннәре кандидаты Мәдинә Мәхмүтова эсклюзив курчаклары, татар яулыклары белән тамашачыларның ихтибарын яулады. Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин тамашачыларны үткән Ураза гаете белән котлап, үтемле вәгазь сөйләде, ислам диненең кануннары белән таныштырды. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунагы – мөгаллимә, мөнәҗәтче, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева бәйрәм белән котлап, “Җидегән чишмә” җырын һәм мөнәҗәт башкарды, ире – легендар җыр