Россия Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” бүлеге хәбәр итүенчә, берничә көн эчендә районда мәгълүмати технологияләр кулланып алдалауның 4 очрагы теркәлгән. Мәсәлән, Киров исемендәге поселокта яшәүче бер хатын-кыз «WhatsАpp» мессенджерын кулланып, билгесез кешеләрнең, пенсиясен арттыру өчен электрон чиратка куелуга ярдәм итү сылтавы белән, банкларның онлайн кушымталары аша зыян күргән, банкның онлайн кушымтасы аркылы 556738 сум (кредит чаралары) алган, аны «Озон Банк» счетына күчергән. «Хөрмәтле райондашлар, кабаттан сезгә рәсми структураларның мессенджерларны аралашу өчен беркайчан да кулланмавын искә төшерәбез. Өстәвенә, мәгълүматларны төгәлләштерү, килешүләр төзү һәм аларны озайту кебек сораулар дистанцион рәвештә башкарылмый. Бу бары тик ведомстволарда шәхсән булганда гына эшләнә», – дип билгеләп үтте полициянең муниципальара бүлеге юрисконсульты Ирина Плеханова. Ул шулай ук мошенникларның хәйләсенә өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә эләгә,- дип сөйләде. Иннополиста җи