3,8K подписчиков

Фольклорчы галим Хәмит Ярмигә – 120 яшь!

Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов 1904 елның 5 маенда Төмән өлкәсенең Казар исемле татар авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Соңрак Төмәннән ерак булмаган Манчыл авылындагы җәдиди мәдрәсәдә укуын дәвам итә. 1923 елдан партиянең Төмән губерна комитеты органы «Юксыллар чаткысы» газетасында, шәһәр китапханәсендә эшли. Төмән шәһәренең җидееллык мәктәбендә укыту бүлеге мөдире, медицина техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта.

1930-1934 елларда Х.Ярми Казан дәүләт педагогика институтында укый. Институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршында аспирантура тәмамлый. 1934-1939 еллар арасында ул «Кызыл Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә – мәдәният бүлеге мөдире, Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә – җаваплы секретарь һәм соңгы өч елында Татарстан китап нәшриятендә тәрҗемәче һәм редактор вазифаларын үти.

1939 елда Татарстанда Тел, әдәбият һәм тарих институты ачыла һәм фольклор секторы төзелә. Алга таба Х.Ярминең хезмәт юлы һәм гыйльми эшчәнлеге шушы институт белән бәйле. 1947 елда кандидатлык, 1969 елда татар фольклоры буенча беренче буларак, филология фәннәре докторы дәрәжәсенә ирешә. Утыз ике ел буе галим өлкән фәнни хезмәткәр, институт директоры һәм фольклор секторының җитәкчесе булып эшли. Шулай ук ул озак еллар дәвамында Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә татар фольклоры буенча лекцияләр укый.

 Х.Туфан, Г.Бәширов, Х.Ярми, Ш.Маннур. 1979 ел. Фото: https://kitaphane.tatarstan.ru
Х.Туфан, Г.Бәширов, Х.Ярми, Ш.Маннур. 1979 ел. Фото: https://kitaphane.tatarstan.ru

Х.Ярминең иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – татар фольклорын җыю-барлау, системага салу, тарихи яктан аның төрләрен һәм жанрларын өйрәнү, идея-эстетик кыйммәтләрен ачу белән бәйле. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы чорда ул татар халык авыз иҗатын җыю буенча оештырылган экспедицияләр белән җитәкчелек итә, күп кенә өлкәләрдә, авылларда булып, татар халкының борынгы һәм хәзерге заман фольклоры үрнәкләрен туплау һәм бастырып чыгару белән шөгельләнә.

1940 елда ук сектор мөдире җитәкчелегендә Себергә – академик В.В. Радлов эзләреннән махсус экспедиция оештырыла. Бу беренче экспедиция вакытында мәшһүр “Идегәй” дастанының аерым вариантлары язылып алына.

Фото: https://vk.com/
Фото: https://vk.com/

1945-1955 елларда фольклор экспедицияләре Татарстан районнарына, татарлар күпләп яши торган күрше Киров, Пенза, Рязань һ.б. өлкәләргә, Мари Иле, Чуаш, Мордва, Удмурт республикаларына, ә 1967 елдан Себер якларына оештырыла. Экспедицияләр нәтиҗәсендә халык иҗатының төрле жанрларына караган бай материал туплана.

Экспедициядә. Фото: http://safe-rgs.ru/5904-hamit-yarmi-uvekovechen-v-tyumeni.html
Экспедициядә. Фото: http://safe-rgs.ru/5904-hamit-yarmi-uvekovechen-v-tyumeni.html

Фольклор белгече Фатых Урманчеев экспедиция җитәкчесе Хәмит ага Ярмигә зур бәя бирә.

“Хәмит Ярми оештырган экспедицияләргә әзерлек гадәттә 2-3 ай алдан башлана, ә экспедиция үзе зур бәйрәмгә әверелә. Ел саен аларда 10-12 кеше катнашты. Экспедицияләрнең уңышларының бер сәбәбе шунда: безнең белән кеше телендә сөйләшүче, яхшы күңелле һәм үткен Хамит абый Ярми җитәкчелек итә, ул әбиләр һәм бабайлар, урта буын кешеләре белән дә, аларны сөйләшә белүче яшьләр белән дә сөйләшә белә” дип искә ала.

Хәмит Ярми үз фәненең киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, укучылар әзерләүне дә алып бара. Ул тәрбияләп үстергән аспирантлар укытучының эшен дәвам итәләр. Алар арасында филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр И.Надиров; танылган язучы һәм фольклорчы Э.Касыймов, фән докторлары Т.Галиуллин һәм Ф.Урманчеларне күрсәтергә мөмкин.

«Халык иҗаты» (1938), «Татар халык иҗаты» (1951), «Татар халык әкиятләре» (I том, 1946; II том, 1956), «Бәетләр» (1960) исемле күләмле җыентыклар юбилярның фидакарь хезмәтенең нәтиҗәләре булып торалар. Ул – татар халык иҗатын тарихи һәм теоретик яктан өйрәнүгә багышлаган илледән артык фәнни хезмәт һәм мәкаләләр авторы. Шулар арасында «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән күләмле монография (1967) үзенә аерым урын алып тора. Шушы монография нигезендә Казахстан Фәннәр Академиясендә докторлык диссертациясен яклый.

Х.Ярми фәнни конференциядә, 1980 ел. Авторның шәхси архивыннан
Х.Ярми фәнни конференциядә, 1980 ел. Авторның шәхси архивыннан

Галим «Почет Билгесе» ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Татар фольклорын өйрәнүдә һәм бу өлкәдә фәнни кадрлар әзерләүдә ирешкән күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1964 елда аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1989 елда унике томлык «Татар халык иҗаты» фәнни җыелмасын төзүдә катнашканы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була (вафатыннан соң). Х.Ярми – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1981 елның 30 октябрендә Казанда вафат була.

2002 елдан туган җире Казардагы урамнарның берсенә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Хәмит Ярми исеме бирелде. Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтның Мирасханәсендә Х.Ярми фонды бар.

Бүгенге көндә галимнәр Хәмит аганың хезмәтләрен өйрәнәләр, экспедиция материалларын фәнни әйләнешкә кертү өстендә эш алып баралар.

(Х.Ярмигә багышланган мәкаләләрдән кулланып язылды).

Халидә Баһаветдинова