Бу көнне балалар “Эколяталар” ның әкият геройлары - табигать дуслары һәм яклаучылары Шаян, Акыллы, Мыштым һәм Чыршы белән берлектә Табигатьне саклау кагыйдәләрен ныгыттылар: ничек эшләргә була һәм ничек эшләргә ярамый, шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беркеттеләр. Балалар “Урманга сәяхәт” спорт-экология эстафетасында катнаштылар, “Эколята” гимнын җырладылар, табигатьне сакларга ант иттеләр. «Эколяталар балаларда кунакта» дигән экологик викторина үткәрелде. Анда балаларның тере дөнья турындагы белемнәрен ныгыттылар, балаларда экологик аң һәм мәдәният элементларын формалаштырдылар, балаларның табигый бергәлекләр турындагы белемнәрен гомумиләштерделәр, табигать бергәлекләре турындагы табышмакларны чишә белү, балаларның сүзлек запасын активлаштыру осталыгы күрсәтелде. Саф һавада йөргән вакытта балалар кошларны күзәттеләр. Көн дәвамында балаларда кызыксыну, игътибар һәм активлык сакланды. Балалар табигатьнең чын яклаучылары булырга әзер. Алдагы көннәрдә балаларны күп кенә кыз
«Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркемендә «Эколяталар көне» үткәрелде
29 апреля 202429 апр 2024
1
1 мин