Экологик хәл темасы бүгенге көндә бик актуаль, чөнки бүгенге кешенең көнкүрешендә калдыклар күп җыела, аларны утильләштерү проблемасы көннән-көн киңәя бара. Безнең күбебез хәтта әйләнә-тирә мохитнең торышы көнкүрештәге үз-үзебезне тотышыбыз белән турыдан-туры бәйле дип уйламый да. Еш кына гадәттә файдаланылган батарейкалар тәртипсез рәвештә өйләрдә теләсә кайда ятуын күзәтергә була, ә аннары алар көнкүреш чүп-чары белән бергә чүплекләргә ташланалар. Кечкенә генә ялтыравык батарейканың кеше өчен дә, тулаем әйләнә-тирә мохит өчен дә гаять зур куркыныч чыганагы булуын беркем башына да китерми. Галимнәрнең тикшеренүләренә караганда, бер батарейка анда булган авыр металлар белән 20 квадрат метр туфракны пычратуы расланган. Урман зонасында бу бер керпе яши торган территория. Проблема шунда ки, кешеләр бу куркыныч турында белеп бетермиләр. Һәм кулланылган батареяларны нишләтергә икәнен белмиләр. Түбән Ослан балалар бакчасында «Батарейкалар җый - керпене коткар» экологик акциясе үткәрелде. Акц