10 апрель көнне бөтен ил буенча мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк - изге Рамазан ае тәмамланачак. Без Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншиннан районыбызда изге Рамазан аеның ничек үтүен һәм Ураза бәйрәмен мөселманнарның ничек каршылаячагын сөйләвен сорадык. - Изге Рамазан - Коръән иңелгән ай. Бу айда мөселманнарга ураза тоту мөһим. Иртәнге шәфәкътән алып кояш баеганчы ашаудан һәм эчүдән тыелып тору гына түгел, ураза кешенең рухи эчтәлегенә дә җаваплы карау. Аллаһыга шөкер, безнең мәчетләребезгә елдан-ел күбрәк кеше, бигрәк тә яшьләр килә. Ураза тотучылар саны шулай ук арта. Көн саен диярлек без ифтарлар үткәрдек. Районыбыз мөселманнарының иманнары ныгуына шатланмый мөмкин түгел, кешеләр рухи яктан байый, аларның ниятләре, эшләре һәм гамәлләре изге эшкә юнәлтелә. Форсаттан файдаланып, район мөселманнарын Рамазан ае тәмамланырга калган көннәрдә ураза тотарга, изге гамәлләр кылырга, мәчетләргә килергә чакырам. Шулай ук Гали хәзрәт хәбәр иткәнчә, бәйрәм намазы Югары О
Гали хәзрәт Җиһаншин: «Мөселманнарны изге эшләр эшләргә чакырам»
8 апреля 20248 апр 2024
1 мин