Түбән Ослан балалар бакчасы тәрбиячесе Гаврилова Наталия балалар белән бәрхет гөле орлыкларын чәчтеләр. Бәрхет гөле - ерак Төньяк Америка континентыннан безгә килгән кунаклар. Алар җылы яратучан, талымсыз һәм тиз үсә. Бәрхетлеләрне утырту әллә ни кыен эш түгел. Июнь аеннан башлап, салкынга кадәр алар кызыл-коңгырт, сары, кызгылт-сары, киң кырлы чәчәкләре белән безне шатландырачак.
Әгәр дә бәрхет гөлен роза, җир җиләге, флокслар тирәсендә, яшелчә түтәлләрендә рәт араларында утыртсаң, алар барлык корткычларны да куркытачак.
Балалар тырышып чәчәкнең орлыкларын чәчтеләр, түземсезлек белән орлыктан яшел үсентеләр үсеп чыгачагын көтәчәкләр. Шулай итеп, балаларда үсемлекләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәт үсә һәм аларга мәхәббәт тәрбияли.