Яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау, аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор формалаштыруны максат итеп куйган әлеге проектны быел республика районннарында башлап җибәрү планлаштырылган. Шул уңайдан Югары Осланда укучылар үзләренең укытучылары белән КВНның сайлап алу турында катнаштылар. Районыбызда чараны оештырып, башлап йөрүче булып район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы тора. Ул шулай ук жюрине дә җитәкли.Чара яшьләр клубы сәхнәсендә узды. Балалар республиканың тәҗрибәле КВНчыларының остазлыгы ярдәмендә чыгыш ясадылар. Сайлап алу турында берничә команда катнашты: татар теле укытучыларының җыелма командасы - “Күзәнәкләр”, Югары Ослан гимназиясе “Өйдә оныттым” һәм Югары Ослан урта мәктәбе “Малые” командалары. Берничә көн дәвамында катнашучылар өчен