Найти в Дзене
Услон.РТ

Татарстанда санитар-экологик икеайлык даталары расланды

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык узачак. Аны оештыру турындагы боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Муниципалитетларның башкарма комитетлары 22 мартка кадәр территорияләрне чистарту планнарын эшләргә һәм расларга тиеш. Эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдырылачак. Икеайлык республика торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү өчен үткәрелә.

Санитар-экологик чистарунының нәтиҗәсе булып аларны халык өчен экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү булачак.