Балаларга биш станция - "Әкият серләре", "Белемеңне күрсәт", "Яшерен язу сеансы", "Табылдыклар бюросы", "Иң акыллы кеше" - узарга тәкъдим ителде. Вакыт күңелле һәм сизелми үтеп китте, укучылар эрудицияләрен, тапкырлыкларын һәм әдәби әсәрләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, финишка уңышлы барып җиттеләр һәм табылган хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр.
Балалар квест-уеннан бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар, әлбәттә, барысының да китапханәгә яңадан килү теләге барлыкка килде.