Чара барышында бәйрәмнең тарихы белән таныштылар һәм Халыкара кошлар көне СССРда беренче тапкыр 1927 елның 1 апрелендә билгеләп үтелүен белделәр, вакыйга Мәскәүдә генә дә меңнән артык кош оясы эленеп торуы белән истәлекле булды. Балалар белән орнитологларның кошлар юкка чыкса, экологик һәлакәт килеп җитәчәк, дигән кисәтүләре турында сөйләштеләр. Кыш чыкканнан соң туган якларына нинди кошлар беренче булып кайтуларын, ә табигатьтә һәм кеше тормышында аларның нинди роль уйнавын белделәр. Нәкъ менә канатлылар кешеләрне һәм хайваннарны бәйләнчек бөҗәкләрдән саклыйлар, тиз үрчи торган корткычлар санын кискен киметергә ярдәм итәләр. Табигатьтә кошларның әһәмиятен аңлау өчен, һәркемгә билгеле зур песнәкне күрсәтү җитә, ул бер көн эчендә 6 меңгә якын төрле бөҗәк ашый, алар арасында урман корткычлары өстенлек итә. Балалар кошларның "Кызыл китапка" кертелгән вәкилләре белән таныштылар. Тагын шуны да ачыкларга тырыштылар: кошлар очып китү вакыты турында, өйгә ничек юл табулары, ни өчен кошлар сайр