Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәре мәйданчыкларының эшен карады.
Беренче ярминкәләр йомгаклары буенча 71,1 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 106,8 тонна яшелчә, шул исәптән 60,2 тонна бәрәңге, 16,5 тонна сөт, 44,1 тонна шикәр, 246,1 мең данә тавык йомыркасы, 87,8 тонна ит, шул исәптән 48,0 тонна сыер ите.
«Беренче язгы ярминкә булуга карамастан, килүчеләр күп. Бигрәк тә яшелчәле сәүдә нокталарында ажиотаж күзәтелә», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Ярминкәләр уздыру өчен 33 муниципаль район, 787 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләрне уздыру 2024 елның 28 апреленә кадәр планлаштырыла.