- Бөек шагыйрь
Габдулла Тукай биография. «Фикер» газетасының 1906 ел 17 сентябрь санында басылган «Хиссияте миллия» («Милли тойгылар») исемле мәкаләсендә Тукай, безнең милләт халык файдасын үзенең шәхси интересларыннан өстә, «күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган», яклаучысы, сыена торган урыны булмаган «фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы» арысландай егетләргә һәм, Пушкиннар, Лев Толстойлар, Лермонтовлар кебек, милләтнең алга китүенә, прогрессына көчле этәргеч ясый ала торган «чын мөхәррирләргә, рәссамнарга» мохтаҗ, дип язган иде. Болар булмаганда, ди ул, безнең тормышыбыз күңелсез, «тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр», «болардан башка безнең гомеребез бер дә бәйрәмсез», «бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер».
Тукай үзе дә рус классик поэзиясеннән килә торган «шагыйрь-гражданин» образының гүзәл сыйфатларын үзендә туплаган ялкынлы бөек шагыйрь иде. Ул шагыйрьлек талантын, җәмәгать эшлеклесе батырлыгы белән бергә куша алды, иң яхшы теләкләрен һәм мактаулы тормышын халык теләкләре, халык язмышы белән бәйләде.
«Барлык уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем» («Милләтә»), телим «күрергә җанлылык вакытын татарның», «татар бәхете өчен мин җан атармын» («Үз-уземэ»), бу юлда «дөресне сөйлә, дөресне яз — беркемнән дә курыкма» («Мөхәрриргә») — иҗат юлының башында ук шулай дип белдергән яшь шагыйрь гомеренең соңгы көннәренә кадәр азатлык идеалларына турылыклы булып калды, милләтенә биргән вәгъдәсен үтәде.
Тукай иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, Шәрекъ поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларына таянган, халык авыз-поэтик иҗатының иң саф чишмәләреннән көч һәм илһам алган. Ул татар әдәбиятында критик реализм әдәбиятын башлап җибәрде, милли әдәби поэтик телне тудыручы, рус классикасын үз теленә тәрҗемә итүдә беренче югары үрнәкләрне биргән талант, әдәби тәнкыйтьне һәм татар балалар әдәбиятын нигезләүче булды. Шагыйрь иҗатының, эшчәнлегенең төп тарихи әһәмияте шунда.
Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Тукай үлгәндә бит аңа барлыгы егерме җиде яшь кенә иде. Әмма, заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, шагыйрь иҗат утында янып яшәде, үзе «ярты төш» дип атаган кыска гына гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырды; аның иҗаты — татар классик әдәбияты ирешкән идея-художество югарылыгының матур үрнәге.
Үз иҗатының тоткан урыны һәм татар халкының рухи үсешенә ясаган йогынтысы ягыннан Габдулла Тукай XIX һәм XX йөзләрдә Россия халыклары культурасы үсешендә зур эшчәнлек күрсәткән бөек шәхесләр — Әрмәнстан язучысы, тәнкыйтьче һәм философ Микаэл Налбандян, Украинаның бөек шагыйре Тарас Шевченко, азәрбайҗан әдәбияты классигы һәм зур фикер иясе Мирза Ахундов, Казакъстаң далаларындагы бөек шагыйрь һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаев, осетин халкы шагыйре демократ Коста Хетагуровлар белән бер рәттә тора. «Аның иҗат иткән чорына, юлына борылып карыйсың да, халыкка эш күрсәтү, шул юлда көчеңне аямыйча хезмәт итү менә ничек булырга тиеш, дип куясың». - Габдулла Тукай Уральскида
Үзләренең бердәнбер уллары Гобәйдулла үлгәч, йортта бер кардәш ир бала булсын дип, Габдулланы асрамага алган Госмановлар өендә аның өчен чагыштырмача шактый рәхәт тормыш башлана.
Уральскида Габдулланы заманы өчен алдынгырак саналган «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә бирәләр, бер үк вакытта ул мәдрәсә каршындагы өч еллык рус классында да укый. 1900 елның 30 июлендә соңгы тәрбиячесе булган җизнәсе үлгәч, Габдулла бөтенләй мәдрәсәгә күчеп килә һәм шәкертлек тормышын үзе алып бара башлый.
Истәлекләр Тукайның иске мәдрәсә шартларында да томаланып калмаска тырышучан, мөстәкыйль рәвештә белемгә омтылучан, үзенчә уйларга һәм башкача яшәргә теләүчән шәкерт булуы турында сөйлиләр. «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде»,— ди Г. Кариев. Булачак шагыйрь гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы үзләштерә һәм рус телендәге әдәбият белән иркен файдалана алырлык дәрәҗәгә ирешә.
Кырлайда ук «китап җене» кагылган Габдулла монда чын-чыннан әдәбият дөньясына чума. Укуын дини-әхлакый әсәрләр белән ялгап җибәреп, тора-бара дөньяви әдәбиятка бирелеп китә; К. Насыйри, Ф. Халиди, 3. Бигиев, Акмулла, Г., Камал һ. б. ның әсәрләрен яратып укый, төрек һәм гарәп әдәбиятларын ныклап өйрәнә.
Уральскиның өч еллык рус классында уку Габдулланы рус культурасын һәм әдәбиятына якынайтуда да хәлиткеч роль уйнаган. Г. Кариев, 1902—1903 елларны күздә тотып, болай дип яза:
Габдулла «…рус әдәбиятыннан Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләрен бик яратып укый иде., Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта рус китапларыннан ике калын кенәгә күрә идем. Ул Пушкинның һәм Лермонтовның мәҗмугаи асаре икән. Мин моны соңыннан гына белдем».
Бөек рус әдәбиятына булган мәхәббәтен һәм үзенең аның белән булган эчке иҗади бәйләнешен Тукай 1906 елда, шагыйрьлек каләмен кулына алгач озак та үтми язган «Пушкинә» одасында белдереп чыкты:
Мәдрәсәдә Габдулланың киләчәктә көчле үсеп китәчәк сыйфатлары көннән-көн ачыла бара: булачак шагыйрь җырга бик оста була, ишеткән җырларын дәфтәргә дә теркәп бара башлый. Бу исә аның халык авыз поэтик иҗаты әсәрләрен җыюның җитди һәм кирәкле эш икәнен төшенә башлавы турында сөйли.
Замандашлары Тукайның яшь чагында хисапсыз күп әкият белүе һәм оста итеп сөйләве турында да язалар.
Шулай итеп, Габдулла халык авыз иҗаты, борынгы татар поэзиясе, XIX йөз татар мәгърифәтчелек әдәбия» ты, рус классик поэзиясе, гарәп, фарсы, төрек әдәбияты үрнәкләре белән таныша — болар барысы да Габдулланың шигъри талантын уята, эстетик зәвегын тәрбияли,— гомумән, фикри яктан, дөньяга карашы ягыннан эволюция кичерүгә этәргеч ясый.
Шигырьдән өзек хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәржемә итеп бирелә.
Тукайның беренче иҗади тәҗрибәләре дә мәдрәсәдә башлана. Булачак шагыйрь 1902—1904 елларда ук күп кенә шигырьләр яза.
Мәсәлән, аның Нури хәлфәдән һәм вак сәүдәгәрләрдән көлеп язган сатирик шигырьләре, мәдрәсәнең караучысы Вәлиулла Хәмидуллинны мактап язган шигырьләре сакланып калган.
Кулъязма матбугатта чыккан һәм замандашларының хәтерендә сакланып калган сатирик шигырьләрендә Тукай халык җырлары үлчәмнәрен, халык теленә хас сурәтләү алымнарын файдалана. Иң мөһиме шунда — сатира үзенең табигате белән үк яшь шагыйрьне реаль чынбарлыкка игътибар белән карарга мәҗбүр итә.
Тукайның башлангыч чор әдәби иҗаты шулай ук рус әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә бара. 1902 ел тирәсендә ул чәчмә рәвештә Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итә, (Бу мәсәлләр 1906 елда «Әлгасрел җәдит» журналында «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында басылып чыга. Тукай аларны соңыннан «Энҗе бөртекләре» исеме белән аерым җыентык итеп тә бастыра.
Бу урында Габдулланың шигырь яза башлавына турыдан-туры этәргеч булган бер-ике факторны күрсәтеп үтәргә кирәк. Шуларның берсе — Габдулланың Мирхәйдәр Чулпаный исемле шагыйрь белән очрашуы. Кайчандыр «Мотыйгыя» мәдрәсәсен тәмамлаган, Самара губернасының бер авылында мулла булып торучы бу кеше, ел саен Уральскига килеп, мәдрәсәдә озак-озак торып китә. Габдулла үз гомерендә беренче мәртәбә тере шагыйрьне күрә, аның белән якыннан таныша. Чулпаныйның соңгы килүләрендә инде алар арасында дуслык урнаша. Матур-матур шигырьләр язган, гаруз дигән шигырь гыйлемен яхшы белгән Чулпаный Тукайга, әлбәттә, көчле тәэсир ясаган, шигырь техникасын үзләштерергә ярдәм иткән.
1902—1903 елларда Уральскига революцион карашлы төрек эмигранты, яшь шагыйрь Габделвәли Әмрулла килеп чыккан. Үзеннән бер-ике яшькә олырак булган бу кеше белән дә Габдулла якын мөнәсәбәттә яшәгән. Габделвәли Габдуллага төрек әдәбияты, аның тарихы, әдипләре турында күп нәрсә сөйләгән, француз әдәбияты турында шактый мәгълүмат биргән.
Бу факторлардан башка, Габдулланы кулына каләм алырга мәҗбүр иткән этәргечләрнең тагын берсе — ул еллардагы Уральск шәһәрчегендәге әдәби атмосфера. Моны булдыруда Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин зур
роль уйный. Үзе әдәби әсәрләр язу белән бергә, Камил мәдрәсәдә «Гыйльми мәҗлес» исемендә әдәби түгәрәк сыман бер нәрсә оештырып җибәрә, аның инициативасы белән «Мәгариф» исемле стена газетасы һәм «Әлгасрел җәдит» исемле кулъязма журнал чыгарыла башлый. Яшь Тукай әнә шул «Гыйльми мәҗлес»тә һәм кулъязма журналда актив катнаша, 1904 елларга инде мәдрәсәнең беренче шагыйре булып таныла…
1905 елгы революцион күтәрелеш давылы Уральскига да килеп җитә. Азатлык өчен көрәшкә күтәрелүчеләр арасында яшь шагыйрь Тукай да була., 1905 елның башында ул рус телендә чыга торган революцион газета «Уралец» типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Яшь шагыйрь татар яшьләре һәм шәһәр эшчеләре белән даими аралашып яши, бигрәк тә ул типография эшчеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Аларга ул революцион листовкалар, прокламацияләр, революцион җырлар бастырып таратуда булыша, шәһәрдә барган революцион демонстрацияләрдә катнаша. Типография эшчеләре белән якыннан аралашу яшь шагыйрьнең политик карашларын тагын да үстереп, аның иҗатының социаль эчтәлеген тагын да үткенәйтеп җибәрә.
Уральскида 1905 елны «Фикер» газетасы, 1906 елның январенда «Әлгасрел җәдит» исемле айлык әдәби-политнк журнал чыгарыла башлый. Шул ук елны «Уклар» дигән сатирик журнал да оештырыла. К. Мотыйгый мөхәррирлегендә чыккан бу газета-журналларда Тукай дәртләнеп эшли башлый. «Тукаев минем матбагамда иң әүвәл наборщик булып кергән дәрәҗәсеннән мосаххихлык (корректор,—Л. Н.) дәрәҗәсенә менеп, соңра бик тизлек илә шул матбагада басыла торган… гәзит вә журналларның иң көчле шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәләренә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты»,— дип яза К. Мотыйгый. Шулай итеп, яшь шагыйрьгә иҗади эшчәнлек өчен зур мөмкинлекләр ачыла; газета-журналларда номер саен диярлек аның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, памфлетлары, пародияләре чыгып тора. - Тукайның авыруы һәм үлеме
1911 —1912 елларда шагыйрь, авыруының һаман көчәя баруына карамастан, Казаннан читкә озак сәяхәтләргә чыгып китә. 1911 елның язында ул Әстерханга барып чыга, шул ук елның көзендә Өчилегә кайтып, абзасы Кәшфелкәбир йортында кышны үткәрә, 1912 елнын: көзендә Уфада, Петербургта һәм Троицк якларында булып кайта.
Ачлыкта, ялангачлыкта үткән балалык еллары, Казан кунакханәләренең тынчу һавалы, салкын бүлмәләрендә интегүләр, күп төрле кыенлыкларга, материаль мохтаҗлыкка дучар ителгән шәхси тормышы — болар барысы да Тукайның сәламәтлеген бик нык какшаттылар. 1910 еллардан — авыруның беренче көчле борчулары йөдәтә башлаган вакыттан бирле үлем белән көрәшеп яшәгән шагыйрьнең хәле 1913 елга кергәндә тагын да начарлана. Тукайның ул көннәрдәге физик халәтен «Хәстә хәле» (1913) шигыре бик ачык тасвирлый:
Бер ай, күп булса ай ярым гомере калган шагыйрь 26 февральдә соңгы дәрәҗәгә җиткән туберкулез белән больницага керә.
Больницадан шул ук Ф. Әмирханга язган бер хатында: «Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдең?» — диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге станциясе дип беләбез. Аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем»,— дип яза. Димәк, ул үзенең хәлен, больницадан чыкмаячагын тәгаен аңлаган.
Әмма шушы хәлдә дә Тукай күп эшли, күп яза, һәркем сокланырлык бер тынычлык һәм батырлык белән соңгы көннәренә кадәр иҗат эшен дәвам иттерә. Казан матбугатын гына түгел, бәлки читтәге газета-журналларны, рус телендәге вакытлы матбугатны да карап бара. Шигырь артыннан шигырь язып, «Аң», «Мәктәп» журналларында бастыра, «Кояш» газетасына, «Ялтйолт» журналына мәкаләләр, фельетоннар яза. 1914 елның октябрендә дөньяга чыккан зур күләмле «Мәҗмугаи асар»ен — әсәрләр җыелмасын да Тукай нигездә үзе төзеп бетереп калдыра.
Тукайның иҗатта никадәр принципиальлеген, шагыйрь буларак батырлыгын дәлилләгән эшләреннән берсе— больницада язылып, «Кояш» газетасының 14 март санында басылып чыккан «Уянгач беренче эшем» мәкаләсе. Шагыйрь үзенең иҗат юлы, мирасы турында уйлана, иҗатының башлангыч чорында язылган йомшак әсәрләрен, аның үз сүзләре белән әйтсәк, «төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып йөрүләре»нә көенә, халык арасында күп санда таралын өлгергән ул шигырьләрне бу сәгатьтә үк «тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавы»на борчыла, һәм, ниһаять, иҗади «бүлмә»не барлап чыгып, аны вөҗданы разый булмаган әсәрләрдән арындырганнан соң, инде ниндидер бер җиңеллек һәм рәхәтлек белән укучыларына да мөрәҗәгать итәргә була: «Әй, җир йөзендәге төрек баласы инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль-ифтихар (мактанып) һәдия (бүләк) итә алам…»
28 мартта Тукай иң соңгы шигырьләрен яза («Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Мәктәп», «Казан»). Үләргә ике көн калгач кына ул үзенең иң куәтле коралы булган каләмен кулыннан ташларга мәҗбүр була.
1913 елның 2 (15) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый.
Тукайның үлүе бөтен халык кайгысына әверелде. «Тукаев үлде…» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде…— дип язды Сәгыйть Рәмиев.— Бу хәсрәт — тел остасы, тиңдәшсез, бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр…» 4 апрель көнне татар телендәге барлык газеталар дип әйтерлек Тукайга багышланып чыга, аларда атна буе Россиянең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары игълан ителә. «Яшь халык шагыйренең көтелмәгән үлеме барлык татарларның исен китәрде»,— дип язып чыкты 1913 елда Казандагы рус матбугаты да; «татарлар Тукай йөзендә искиткеч бөек милли шагыйрьләрен югалттылар». Тукайны соңгы юлга озатуда биш-алты мең кеше катнашып, аны күмү халык демонстрациясе төсен ала. Ш. Әхмәров үзенең истәлекләрендә әйткәнчә, «моңа кадәр татар дөньясы мондый бер озату күргәне булмагандыр…»
Халыкның Тукайга булган чиксез ихтирамы аның хөрмәтенә чыгарылган бәетләрдә, җырларда, бөек шагыйрьнең гүзәл образын гәүдәләндергән шигырьләрдә дә ачык күренде. Тукай үзе исән чакта ук аңа «халык шагыйре» дигән исем бирелде.