Найти в Дзене
Геокарты

Татарстан торак пунктларын нигезләү вакыты

Картомант телеграмм каналында Сарытау өлкәсе торак пунктларына нигез салу вакыты турындагы эшкә сылтама күрдем. Һәм әлеге хезмәткә таянып Татарстан буенча шундый ук картаны ясарга булдым. Түбәндә минем эш белән танышырга мөмкин булачак. Бу проект өстендә эшләгәндә, картада авыл җирлекләрен табу өчен Яндекс-карталарга һәм электрон форматта һәм ачык рәвештә эшли торган Татар Онлайн-энциклопедиясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кызганычка каршы, республикада 3 меңнән артык булган барлык торак пунктлар да түгел, ә авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары үзәкләре генә каралган.
Барлык торак пунктларны мин аларның нигезләнгән вакыты буенча берничә төркемгә бүлдем:
1552 елга кадәр) Казанны алганчы һәм Казан ханлыгы Рус патшалыгына кушылганчы нигезләнгән торак пунктлар.
1552-1600) Казанны алганнан соң һәм чирмеш сугышлары тәмамланганчы ук нигезләнгән торак пунктлар.
XVII гасыр) XVII гасырда авыллар нигезләнүе нигездә Кама алдында чимеш фетнәләрен бастыру (гасыр башы) һәм XVII гасыр уртасында

Картомант телеграмм каналында Сарытау өлкәсе торак пунктларына нигез салу вакыты турындагы эшкә сылтама күрдем. Һәм әлеге хезмәткә таянып Татарстан буенча шундый ук картаны ясарга булдым. Түбәндә минем эш белән танышырга мөмкин булачак.

Бу проект өстендә эшләгәндә, картада авыл җирлекләрен табу өчен Яндекс-карталарга һәм электрон форматта һәм ачык рәвештә эшли торган Татар Онлайн-энциклопедиясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кызганычка каршы, республикада 3 меңнән артык булган барлык торак пунктлар да түгел, ә авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары үзәкләре генә каралган.

Барлык торак пунктларны мин аларның нигезләнгән вакыты буенча берничә төркемгә бүлдем:

1552 елга кадәр) Казанны алганчы һәм Казан ханлыгы Рус патшалыгына кушылганчы нигезләнгән торак пунктлар.

1552-1600) Казанны алганнан соң һәм чирмеш сугышлары тәмамланганчы ук нигезләнгән торак пунктлар.

XVII гасыр) XVII гасырда авыллар нигезләнүе нигездә Кама алдында чимеш фетнәләрен бастыру (гасыр башы) һәм XVII гасыр уртасында Сембер һәм Кама аръягы сак линияләрен булдыру белән бәйле.

XVIII гасыр) XVIII гасырда көнчыгышта башкорт фетнәләрен бастыру һәм епископ Лука Конашевич эгидасы астында Идел буе халыкларын көчләп христианлаштыру башлангач бу халыкларның күченүе белән бәйле рәвештә торак пунктларга нигез салына башлый, ул татарлар арасында Аксак Каратун буларак билгеле. Еш кына аның исемен исламга каршы көрәш, актив миссионерлык эшчәнлеге белән бәйлиләр.

XIX гасыр) 19 гасырда авыллардан аерылып еак булмаган бушлыклада авыллар нигезләнә, крепостной хокукны бетерү җирле халыкка тәэсир итми диярлек, алпавыт авыллары аз була.

XX гасыр) революциядән соң бушлыкларда яңа авыллар барлыкка килә башлый, ә соңрак, республиканың көнчыгышында яңа сәнәгать торак пунктлары барлыкка килә.

Торак пунклар ничек нигезләнгән. Картинаның тулылыгы өчен республиканы 9 өлешкә бүлдем.

-2

Казан яулап алынганчы, барлык торак урыннар да диярлек Казан тирәсендә һәм Кама буе территориясендә урнашкан булган. Кама аръягы Тамерлан һөҗүме вакытында ук бушап калган.

1 саны астында Тау ягы билгеләнгән, анда татарлар, таулы чирмешләр, мукшылар (бер өлеше соңрак татарлашкан, бер өлеше Казан яулап алынганнан соң Тау ягының төньягыннан күченгән) һәм чуашлар (соңрак, Казан яулап алынганнан соң, күбесе исламга күчеп татарлашканнар), Казан артында (2) татарлар һәм марилар (шулай ук соңрак татарлашканнар яки бу урыннарны чиреш фетнәләреннән соң удмуртлар кебек калдырып киткәннәр) яшәгән. Ханлык бсып алынгач Казан тирәсендә һәм Тау ягында, яңа урыннарда яки татарлар/марилар/мокшалар киткән урыннарда рус авылларына нигез салына башлый. Татарлар һәм марилар төньяк-көнчыгышка (Урал алдына) күченәләр, картага әлеге җирләрдән Әгерҗе районы гына эләгә (3).

17 гасырда сак линияләре төзелә башлый, Тау ягының көньяк өлешенә
(5) һәм Кама аръягына (5) Мещёра үзәнлегеннән йомышлы мещеряклар (мишәрләр) күченә башлый, чуашлар, эрзялар һәм көньякта нигезләнә (5), ә руслар патшалыкның көнбатыш территорияләреннән килеп, зур елгалар буйлап авыллар нигезли (6), шунда ук Казан ягыннан сске чукындырылган татарлар күченә. Шулай ук татарлар һәм мукшылар Тау ягының төньягыннан (1) көньягына күченәләр (4), мукшы авыллары урынына рус авыллары барлыкка килә. Шулай итеп, элек нугайлар һәм калмыклар күчеп йөргән далалар яңадан үзләштерелә башлый. Ә торак пунктлар Аксак Тимер яулаы вакытыннан бирле ташланган булган.

18 гасырда башкорт фетнәләре бастырыла, һәм шул ук халыклар (мишәрләр, чуашлар, эрзялар) хәзерге республиканың үзәк территорияләрен
(8), Урал тауларына кадәр көнчыгышын (9) үзләштерә башлыйлар, аларга инде, Идел буе халыкларын көчләп христианлаштыру һәм яңа чукындырылган контораның миссионерлык эшчәнлеге башлану белән, тау ягы һәм казан татарлары, марилар һәм удмуртлар кушыла. Соңгы өч халык шулай ук төньяк районнарга (7), шулай ук Мари Эл һәм Нократ (Вятка) урманнарына китә. Көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта татарлар, мишәрләр, өлешчә башка халыклар да җирле күчмә халыклар (нугайлар, башкортлар, угор культуралары һәм кабиләләре) белән катнашалар.

Соңрак мин вакыт шкаласын һәм төсләрне үзгәрттем.

-3

Сезгә мәкалә ошады дип ышанам. Мәкаләләрнең чыгуын минем телеграм-каналында күзәтү җиңелерәк, анда һәрвакыт тулы версиягә турыдан-туры сылтама булачак.