Районның Вконтакттагы рәсми паблигы хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне, 17 мартта, 11:00 сәгатьтә, Югары Ослан Мәдәният һәм ял паркы мәйданында Май чабу бәйрәме узачак.
"Кышны озату уеннар, әйлән-бәйлән уйнаулар, җырлар, биюләр белән узачак, әлбәттә, коймак белән дә сыйланып булачак. Программаның кунагы якты вакыйгалар клубы "УРА" булачак. Бәйрәмнең кульминацияле мизгеле булып Май чабу карачкысын яндырачаклар", - диелә чараның анонсында.
Ә киләсе атнада, 24 мартта Вахит авыл мәдәният йортында Нәүрүзне каршы алачаклар. Кунаклар өчен милли уеннар, җырлар һәм биюләр әзерләячәкләр. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.
Массакүләм чараларга керү ирекле.