Һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи.
Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтеп куя.
Бүген Нурбай сезне тел турындагы мәкальләр белән таныштыра:
Ана баланы ике кат тудыра: бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!
Телеңне тезгендә тот, этеңне чылбырда тот!
Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр, белмәгән коры калыр.
Телең белән дога кыл, кулың белән эшлә.
Бер телдә ун хикмәт, ун телдә йөз хикмәт.
Тел - ананың теләге, тел - ананың баласына иң кадерле бүләге.
Телне каләм саклый.
Тел - күңелнең көзгесе.
Теле юкны тигәнәк талар.
Сүз - бер көнлек, тел - гомерлек.
Телләр белгән - илләр белгән.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Тел белмәгән теленнән абыныр.
Тел ташны эретә.
Кеше күрке - йөз,
Йөзнең күрке - күз,
Уйның күрке - тел,
Телнең күрке - сүз.
Нурбай мобиль уенын сабыйлар туган телләрен белеп үссеннәр, тел мохите онлайн форматта да булсын дигән максат белән эшләдек.
Кушымтаны әлеге сылтама буенча йөкләтеп алырга мөмкин: https://nurbay.ru/#apps