Җиңелчә киенеп йөрсәгез салкын тияргә мөмкин. Яз айларында табигать белән бергә хроник авырулар да уяна. Кыштан соң организм көчсезләнә, һава торышының да үзгәрүчәнлеге кире йогынты ясый. *Ашказаны авырулары. Ашказаны җәрәхәте булган кешеләрнең авыруы бу чорда аеруча көчәергә мөмкин. Кешенең ач карынга ашказанында авыртулар, күңел болганулар башлана. Гүзәл затлар, җәйгә кадәр тиз арада ябыгыр өчен, диетага утырырга ашыга. Шуңа күрә туклануга бик зур әһәмият бирергә кирәк: язгы чорда ачы, артык тозлы, борычлы һәм ысланган ризыкларны, спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмаска, тәмәке тартмаска киңәш ителә. *Кискен респиратор авырулар. Алмашынучан һава торышы, көчсез иммунитет һәм авыру кеше белән аралашу да салкын тиюгә, томау барлыкка китерергә мөмкин. Болар барысы да язгы кояшның җылысына алданып, җиңелчә генә киенеп йөрү аркасында барлыкка килә. Бу бигрәк тә капрон оеклар, юка киемнәр киюче хатын-кызларга кагыла. Шуның нәтиҗәсендә сидек куыгының һәм бөерләрнең ялкынсынуы кебек авырул