Найти в Дзене
Мензеля-информ

Подъезд ишеге белдерү ябыштыру урыны түгел

«Ул белдерүләр нәтиҗәсендә ишекләр ямьсез төс ала, күгәреп чыга. Бу ямьсезлекләрне бетерү өчен белдерү такталары куярга тәкъдим иткән идем, тагын итәм. Шәһәрнең барлык күпфатирлы йортларында да әлеге белдерү такталары булырга тиеш дип уйлыйм. Ишек алыштыруга, төзәтүгә караганда белдерү тактасы кую очсызрак була торгандыр. Мин моңа кадәр дә газета битләрендә бу мәсьәләне күтәргән идем. Әйе, минем язмадан соң куйдылар такталарны, ләкин мин яшәгән Изыскательләр бистәсенең 3 комплексының 6 йортына гына. Иске белдерүләрне кубарып ташлау өчен „Безнең ишегалды“ программасы буенча чүп савытлары куйдылар. Ә чүп савытларын (мин күргәннәрен) даими рәвештә урам җыештыручылары чистартып торалар. Подъезд аллары чиста да, матур да. Изыскательләр бистәсендәге 3/9 йортының өч ишегенә дә һәм 3/4 йорты ишекләренә дә „Идарәче компания“ белдерүләр ябыштырып чыккан. Компания хезмәткәрләренең бу белдерү такталарына карата мөгамәләсен аңламыйм. Ишек, подъезд аллары чиста, матур булса, үзебезгә күңелле бит. Әйдәгез, чисталыкта тотыйк торган урыннарыбызны.»

Әлеге хатның эчтәлеге белән без «Идарәче компнаия» җитәкчесе Роман Коротинны да таныштырдык һәм мондый җавап алдык.

—Быел 3/4 һәм 3/9 йортларында капиталь ремонт уздырылачак. Шуннан соң «Идарәче компания» хезмәткәрләре тарафыннан бу йортларга яңа белдерү такталары урнаштырылачак.