"Безнең тәрбияләнүчеләр актив тормыш позицияле кешеләр, алар инде барысы да сайлауларга бардылар һәм үзләренең гражданлык бурычын үтәделәр, - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева. - Район ветераннар хорының “көмеш волонтёрлары”на һәм барыннан да элек Минлегөл Шәйдуллинага без бик рәхмәтле, ул атна саен вокалотерапия буенча дәресләр үткәрә".
Мондый тернәкләндерү формасының нәтиҗәлелеге бәяләп бетергесез: яңа килүчеләр яңа интернат көнкүрешенә тизрәк җайлаша, ансамбльнең барлык әгъзаларында да да үз-үзен бәяләү арта, социализация активрак бара. "Секрет"ның инде халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе бар: күптән түгел генә социаль хезмәтләр алучыларга Мәдәният йорты залы кул чапты, анда алар "Балкыш" - ветераннар арасында республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район сайлау туры вакытында уңышлы чыгыш ясадылар. Бу ансамбльдә катнашучыларга максатчан дәресләргә зур стимул бирде.