Чарада язучы әсәрләренең китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында китаплар татар һәм рус телләрендә куелган иде. Катнашучыларга язучының тормышы, осталыгы турында һәм тәрҗемәче, сатирик, тәнкыйтьче, публицист, әдәбиятчы буларак сөйләнелде. Әмирхан Еникинең яшь чагы һәм гаиләсе белән төшкән фоторәсемнәре тәкъдим ителде. Әмирхан Еникиның кече кызы сөйләгән кызыклы вакыйгалар, гаилә тамырлары турында мәгълүмат та зур кызыксыну уятты. Килүчеләр аның тормышының төрле чорларында иҗат ителгән әсәрләре белән таныштылар. Мәсәлән, "Намус" китабында геройларның рухи дөньясын ача торган әхлакый проблемалар, аларның нинди тормыш юлына ия булулары турында фикер алыштылар. Ә "Матурлык" китабында татар мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләренең байлыгын һәм тирәнлеген ачачак кызыклы һәм мавыктыргыч тарихлар тупланган. “Матурлык" әсәре– әни кешенең матурлыгы турында хикәя, анда чәчәк авыруыннан соң йөзе бозылган ананың, баласына соклану, ярату белән караган көләч
Кызыл Байрак авыл клубында китапханә белән берлектә Әмирхан Еникиның 115 еллыгына багышланган әдәби чара узды
5 марта 20245 мар 2024
~1 мин