Залда утыручылар арасында МХО геройларының балалары, оныклары, туганнары. Шуңа күрә очрашуда сүз бүгенге Геройлар турында да барды. Газинур Хәйруллинның сүзләре бүгенге көннең девизы кебек яңгырады: - Бүген безне, безнең илебезне яклаган кеше - минем өчен чын герой! Россия героен балалар һәм укытучылар да кызыксынып тыңладылар. Аңа бик күп сораулар бирделәр. Очрашу алдыннан балалар "Кандагар" фильмын карадылар. Ә хәзергә кадәр МХО сугышчысы - әтисенең язмышын белмәгән Динар Рәхимҗанов, Герой янына чыгып кулын кысты. Бу - очучының батырлыгына соклану, горурлык һәм яшь буынның Геройларга хөрмәте. "Хәтер намусы" эзләү отряды әгъзалары, кунаклар белән бергә, Советлар Союзы Герое А.П.Исаевның һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар. Мондый очрашулар эзсез узмый. Ә инде хәзерге малайлар һәм кызлар олыгайгач, Герой белән төшкән фотоларны үз балаларына, оныкларына горурлык хисләре белән күрсәтәчәкләр. Хәтер ул мәңгелек!
Макыл урта мәктәбендә Россия Герое Газинур Хәйруллин белән очрашу узды
4 марта 20244 мар 2024
~1 мин