Гөлместан белән Мөҗәвир бергә эшлиләр. Көн дә күрешеп-аралашып торгангамы, әллә һәр эшне, булсын диеп, курыкмыйча батырып эшли белгәнгәме, Мөҗәвир яратты Гөлместанны. Югыйсә, сыны-гәүдәсе бик килешле, һәрвакыт ияк-яңак тирәләрен зәңгәрләтеп кырган Мөҗәвир янында Гөлместан дан түгел: Ходай аның бер күзен күпне күрә торган итеп, кылый итеп яраткан иде. Төскә-биткә әллә ни булмаса да, үзенең ниндидер бер сөйкемле сөяге бар аның. Күзләреннән сагышлы нур балкытып елмаеп җибәрсә, Мөҗәвирнең торба борып арыган беләкләренә генә түгел, җан-үзәгенә әллә каян Алып батыр көчләре керә. Кыз күзендәге зәгыйфьлекне күрми дә ул. Мәхәббәтнең күзе сукыр, дип халык белми әйтмәгән шул.
Нефтьтә көтүләре белән эшләүче ир-ат арасында оператор кызлар бөртекләп кенә санарлык. Ир-ат арасында булгангамы, кызлар үзара бик тату эшлиләр. Авыр ирләр эше башкарып куллары тупаслана төшсә дә, күңелләре белән телләре йомшак кызларның. Аларның йомшак телләре вакыты белән егетләр сөйләшүенә дә табу сала. Ирләр үзләре генә булганда дөньядагы бөтен әшәке сүзне тезеп сүгенүче Шакир абзый да, кызлар күренүгә, сүз җебен башка төстән саплый башлый.
Беркөнне кызлар көлешә-көлешә төшке ашка утыруга, Наилә Гөлместанның терсәгенә төртеп:
– Малай, син ишеттеңме соң әле? Мөҗәвиргә әнисе: “Гыйлемханның кылый кызыннан башка, сиңа кызлар беттеме әллә?”–дигән, ди. Үзенең чатан икәнен оныткан, –дип чыркылдап көлеп җибәрде.
Ходай биргән күзенең шулай булуына күптән исе китми Гөлместанның. Тик, көтелмәгән бу хәбәрдән югалып калды ул. Кем-кем, ә менә аның өчен җанын бирергә әзер торган Мөҗәвирнең әнисе шундый сүз ишеттерер дип башына да китермәгән иде Гөлместан. Шулай да, бугазына килеп төелгән яшьләрен йотып, елмаерга үзендә көч тапты.
– Әшәкене күп күрер дә, матур малаен күбрәк яратыр дип куркадыр, – диде, елмайгандай итеп. – Миңа әйтүче булмады бит әле, нишләптер син генә ишеткәнсең, Наилә, – дип тә өстәде. Сөйләшү шуннан ары узмады.
Мөҗәвир киленне бөтен шартына, йоласына туры китереп төшерде. Хәтимә дә, артык җәелеп китмәсә дә, күрше-тирә сөйләрлек итмәде, ул-бу сиздермәде. Аксак күп йөрер дигәндәй, болай да күршедән-күршегә, ахирәттән-ахирәткә йөрергә яраткан Хәтимә, өйгә килен килгәч, тагын да иркенәйде. Тел чарлап, Гөлместан эштән кайткач кына кайтып керергә һәм, озаклап юынгач, китабын тотып түр башына кунакларга өйрәнеп китте. Айсыз – атыңны, елсыз – хатыныңны мактама, диләр. Хәтимә карчык та Гөлместанга ни актан, ни карадан артык сүз әйтмәде.
Гөлместан исә, йөгерә-йөгерә эштән кайткач, мал-туар арасына чыгарга да, аш-су хәстәрләргә дә, ир көйләргә дә, кайнанасы турында кайгыртырга да өлгерә. Аңа әтисе кечкенәдән үк: “Кызым, бәхет бит ул бүрәнә, тартсаң гына сөйрәлә”, – дип өйрәтте. Зәй буеннан җыеп кайткан бөтнек-мәтрүшкәләр, әрәмәнең әчкелтем карлыган яфраклары салып пешергән куе чәйләрне, балтырганлы умачларны, бу якларга гына хас, авызда эри торган бавырсакларны бары Гөлместан гына әзерли аладыр. Башкалар нәрсә диләрдер, ә менә Мөҗәвир шулай ди. Хәер, тәмле итеп әзерләүчеләр бардыр да, ә менә тәмле итеп ашата белүчеләр ай-һай. Аның өчен дә үзенә бер җан җылысы кирәк шул. Килен кеше әнисе-кайнанага да тәмле телен кызганмый. Ни әйтсәң дә, син яраткан, сине яраткан ирнең әнисе бит.
Хәтимә карчык тирләп-пешеп биш-алты чынаякны каплап куйганнан соң, озак итеп дога кыла да, рәхмәт әйтеп, торып китә. Тик, Гөлместан гына кайнанасы әйткән “рәхмәт”нең тәмен сизми. Чөнки ул рәхмәт Гөлместанга да, Мөҗәвиргә дә түгел, ә ниндидер бер бушлыкка әйтелә һәм,эреп, эзсез югала иде.
– Ярар, начармы-яхшымы әйтә, бит әле. Рәхмәт-рәхмәткә китәр. Әле ярый теге вакытта Наиләгәкушылып тегенди-мондый сүз ычкындырмадым, монысын да әйтмәс иде, –дип уйлап куйгалый иде Гөлместан андый чакларда.
Бүген ул гадәттәгедән үзгә канатланыбрак кайтты өйгә. Килен булып килгәннән соң Гөлместан, ир белән кайнана йортына беренче тапкыр хезмәт хакы алып кайтты. Юл буеннан гына өзгән һиндеба чәчәкләре белән ике-өч бөртек сары ромашкаларны су салып банкага утыртты да, Мөҗәвир кайтканчы дип, тиз генә плитәгә ут элдереп, шулпа салып җибәрде, чәен куйды. Банкага утырткан чәчәкләр өй эчен зәңгәр һава һәм кояш яктысына тутырды. Әлеге яктылыктан Гөлместанның җаны җылынып китте, җырлыйсы килә башлады. Тик... Гөлместан кайнанасы утырган якка борылып карады.
Хәтимә карчык, килен эштән кайтканчы ук китабын тотып, түр башына менеп урнашкан иде. Авырлыкны да аз күрмәгәндер, шулай да кәкерәйми, бөкерәйми, гәүдәне төп-төз тотып утыра кайнана-хуҗабикә. Китабына караган да, башка беркемне дә күрми. Әллә бу өйдә Гөлместан бар, әллә юк. Вакыт-вакыт көр тавыш белән “...иррәхим” дигәненә Гөлместан гына сискәнеп куя. Бер “иррәхим”не “чәеңне сүндер” дип ишетсә, икенчесен “ишегеңне ябып бетермәгәнсең” дип аңлый. Ул хәтта моңа өйрәнеп тә бара бугай. Кайнанасының һәр “...иррәхим”ен бер ишарә итеп кабул итә башлады Гөлместан. Куна тактага җәйгән токмачын кисеп бетереп, кайнананың “...иррәхим” дигәненә башын күтәргәндә, ишектән авызын ерып Мөҗәвир килеп керде. Көне буе бергә эшләсәләр дә, өйгә иртәрәк киткән Гөлместанны сагынап кайта ул. Әллә нинди матур сүзләр дә әйтми, ә менә елмаюы үзе бер җыр. Шул елмаюы. – гашыйк иткәндер дә әле Гөлместанны.
– Син юынып кер инде, мин токмачны салып җибәрим, – диде Гөлместан, иренә ягымлы елмаеп.
Мөҗәвир юынып-чистарынып керүгә, Гөлместан түр якта китапларыннан аерылмый утырган кайнанасына:
– Әнкәй, аш әзер. Мөҗәвир дә кайтты, әйдә ашарга утырыйк, – диде.
Мөҗәвир белән Гөлместан, эштән кайткан булсалар да, табынга утырмыйча, Хәтимә карчыкның утырганын көттеләр. Гаиләдәге тәртип шундый иде. Әниләре, тезен чәнчеп, өстәл башына утыруга, өстәлнең икенче башына Мөҗәвир утырды. Гөлместан, әле генә кабарып чыккан токмачны сүндереп, өсләренә бакчадан алып керелгән яшел суган сибеп, өчесенә дә аш бүлде. Артык каударланмый гына азрак кына көрәнсу төс кергән кәрәзле бал кебек куе катыкны өстәл уртасынарак этеп куйды. Өчесе дә “бисмилла”ларын әйтеп ашарга утырдылар. Гөлместан бераз уңайсызланыбрак, ләкин эчке бер шатлык белән, алъяпкыч астындагы күлмәк кесәсендә ботларына тиеп кытыклатып торган акчаларны алып:
– Әнкәй, Мөҗәвир, бүген хезмәт хакы алдым бит әле мин. Менә, әнкәй, син олы кеше, синдә торсын, саграк та булыр, алып куй. Шулай бит Мөҗәвир, – дип, иренең дә моңа күңеле буласына ышанып, акчаны кайнанасы алдына өстәлгә куйды. Үзе чын күңелдән елмаеп иренә карады. Мөҗәвир урындык аркасына салган тастымалын алып бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан киң маңгаен, муеннарын сөрткәли-сөрткәли, ризалыгын белдереп баш какты. Хәтимә гүя Гөлместанның әйткәнен ишетмәде дә. Бүртмәч-бүртмәч торган калын иреннәрен әкрен генә мыймылдатып токмач бөкләвен дәвам итте. Авыз ачып бер сүз дә әйтмәде.
Ашлар ашалып бетеп, өстәлне сөртеп алгач, Гөлместан, баллы әрәмә исе килеп тора торган хуш исле чәй ясап, кайнанасы алдына куйды. Акчаларга һаман да кагылучы кеше булмады. Алар төргәге белән, Гөлместан ничек куйган булса, шулай ята бирделәр. Гөлместан Мөҗәвир белән үзенә чәй ясап табын артына утырганда, Хәтимә, чәен эчеп бетереп, чынаягын каплап та куйды. Гөлместан: “Бүген бигрәк тиз эчеп туйды бу”, – дип уйларга өлгермәде, тыгызлап уралган акча төргәге чык итеп аның чынаягына килеп бәрелде.
– Ал акчаларыңны, күз ясатырсың, – диде Хәтимә карчык, тантаналы бер төс белән. Керфекләреннән мөлдерәп мыскыллы елмаю тама иде аның. Гөлместан өнсез калды. Аңа әле берәүнең дә мондый “акыллы” киңәш биргәне юк иде. Ул нәрсә эшләргә дә, ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Тынлыкны Мөҗәвир бозды. Кисәктән генә бәреп чыккан маңгай тирләрен алдында яткан тастымалы белән сөрткәч, әкрен генә торып акчаны алды да кесәсенә салды. Һәм бик көр тавыш белән, башка бу хакта сүз кузгатмаслык итеп:
– Ярар, әнкәй, Гөлместанга күз, сиңа аяк ясатырмын, – диде.
Хәтимә карчык, канәгатьсезлеген чыраена чыгарып, малаена сүзсез карап торганнан соң, озаклап догасын кылды да торып китте. Гөлместан, яшь элпәсе каплаган күзләре белән акча төргәге бәрелүдән чайпалып түгелгән өстәлдәге чәй күлдәвегенә карап, берни күрми торды. Түгелгән чәй исә, сызык кына эз ясап, тып-тып идәнгә тама иде. Шулай да Гөлместан өстәл артыннан торып китмәде. Чөнки хәзер торып китсә, яңадан килеп утыруы авыр буласын ул белә иде...
Рәфкать Шаһиев