Билингвизм - ул кешенең көндәлек тормышта ике яисә берничә тел (полилингвизм) куллана алуы. Бу феномен аеруча күпмилләтле һәм күпмәдәниятле илләрдә таралган.
Нейропсихологлар раславынча, билингва балаларның интеллекты югарырак була. Алар башка чит телләрне тизрәк һәм җайлырак өйрәнәләр, тиз отып алалар. Чөнки ике телдә аралашу баш миен үстерә, яңа нейрон бәйләнешләр булдыра.
Ике телле балалар укуда да, иҗатта да алдыра. Чөнки баш миенең ярымшарлары арасында бәйләнешләр ныгый. Аның нәтиҗәсендә кревтивлык арта.
Кешеләрнең ике телне – татар һәм рус телләрен – белүе һәм куллануы икетеллелеккә бер мисал булып тора. Россиядә татар теле икенче тел буларак шактый киң кулланыла. Татар телендә сөйләшүчеләрнең күбесе рус телен дә камил белә. Шуңа күрә туган телен белгән татарлар ике телдә дә иркен аралаша ала.
Татар телен белү Татарстанда өстенлекләр дә бирә. Мисал өчен, күп кенә оешмаларда ике телне камил белгән белгечләргә сорау зур. Шулай ук рәсми структураларда да рус теле белән беррәттән татарча сөйләшү хуплана.
Ә иң шәбе - татар телен белү безгә бөтен төрки дөньяга юл ача. "Татарга тылмач кирәкми", - дип юкка гына әйтмиләр! Татар телен белгән кеше казахларны, үзбәкләрне, кыргызларны, әзербайҗаннарны, төрекләрне һәм башка бик күп халыкларны аңлый, алар белән аралаша ала, чөнки барлык төрки телләрнең нигезе, кагыйдәләре бер-берсенә охшаш.
Әмма ике телне белү өчен күп көч һәм вакыт кирәк. Шуңа күрә телне балачакта сеңдереп, өйрәнеп калсак, җиңелрәк. Ә моны уен форматында эшләсәк, тел өйрәнү тагын да күңеллерәк, җиңелрәк булачак.
Нурбай мобиль уенын сабыйлар туган телләрен белеп үссеннәр, тел мохите онлайн форматта да булсын дигән максат белән эшләдек.
Кушымтаны әлеге сылтама буенча йөкләтеп алырга мөмкин: