Борис белән Вера тату яшиләр иде. Ачуланышкан чаклары бик сирәк була. Гадәттә тавыш ирнең бик уңган булмаган хатынына шелтә белдерүеннән башлана. Вера шунда ук "шартлый" инде.Аннан Борис аны кочаклап гафу үтенә дә, шуның белән "давыл" тына.
Соңгы вакыт Борисның ныклап талашасы килә башлады. Чөнки ике дусты Кирилл белән Виталик, аңың йомшаклыгыннан, хатынын сыйпап кына торуыннан гел мыскыллап көләләр. Кирилл үзе өченчегә өйләнгән. "Мин хатын кыз үкчәсе астында" ятучылардан түгел дип кенә җибәрә. Ике хатыны белән дә берәр ел гына яши алган. Виталигы исә:"Йөздек, беләбез, хатын ул хатын булырга тиеш, үз урынын белергә тиеш"дип, йодырыгын төйнәп куючан. Сөйләүләре буенча, бу икәү "чын ирләр", йортта хуҗа алар- "арысланнар", хатыннары "сарык" нәселеннән.
Борис андый чакта елмаеп:
-Мин бит ир кеше, тирем калын, җилкәм киң, түзәм,-дип диюдән артмый иде.
Шулай да, тамчы тамып таш тишә дигәндәй, Борисның да бу хәлгә-гел дә үзе юл куюга эче поша башлады. Чынлап торып, бураннар уйнатып, тавыш куптарасы итте.
Талашуны җомга көнгә билгеләде. Зурлап, өйдән чыгып китеп талашырлык булсын булгач. "Бер дә булмаса, ял көннәре ,әнидә бер ике көн кунып кайтырмын" , дип уйлады. Түзмәячәк, елап артыннан киләчәк Верасы!Монысында аның шиге юк.
-Кайчан аш пешерергә өйрәнәсең инде, ашың тозсыз ,-дип тәлинкәсен этеп җибәрде Борис ул кичне.
Вера аның алдына тоз савытын утыртты.
-Тырышмыйсың, һич кенә дә өйрәнергә тырышмыйсың,-дип дәвам итте ир.
-Беләсең бит, мин дә, синең кебек, эштән кайткан кеше, җитмәсә аш пешереп өлгерттем. Ошамый икән, үзең пешер,-диде хатыны.
Борис шкафтан тиз пешә торган токмачны алып тәлинкәгә салды.
-Кара бу тәлинкәне, юнләп юылмаган, син тәлинкәнең тышын бөтенләй юмыйсыңмыни соң ул?Савыт саба да юа белмәгән хатын миңа ни пычагыма кирәк.
Вера кәстрүле белән ашны раковинага бушатты да кухнядан чыгып ук китте .
Борис җавап итеп тукмачы белән бергә тәлинкәне идәнгә чәпәде.
-Придурок!
-Истеричка!
Борис берничә киемен сумкасына ташлап, ишекне шап итеп ябып , өйдән чыгып та китте.
Урамда бераз басып торгач , әнине борчып йөрү килешмәс дип, дусты Кирилл фатирына барырга булды.
Дустың сине күрергә бик шат булмавы шунда ук күренә икән.
-Син нәрсә, төнгә каршы,-дип каршылады аны Кирилл...Аннан:-Эммм, белмим инде... Тукта, хазер... Дашуууль, монда Борис кунып чыгарга сорый, Вера өйләреннән куып чыгарган... син ничек, каршы түгелме?-дип, йомшак тавыш белән хатынына дәште.
"Бу теге арысланга бер дә охшамаган. Матриархат монда! Факт!.."-дип аптырады, эченнән генә Борис.
Аңа кечкенә кушеткага урын җәйделәр. Йокысы йокы булмады аның. Башта Кириллның ике яшьлек улы көйсезләнде. Аннан караңгыда йокларга өйрәнгән ир, тәрәзәдән төшкән яктылыкка карап тик ятты. Җитмәсә урыны җайсыз. Иртәнгә таба гына йоклап киткән иде, Кирилл торып йөри башлады.
-Сәгәть ничә,-диде Борис.
-Алтынчы ярты.Син әкренерәк, Даша йоклый...
-Ә ник алай иртә торасың?
-Безнең малай көн дә шулай уяна,-дип елмайды Кирилл.
-Ял көнне дә?
-Ял көнне дә. Син йокла, йокла...-диде, Кирилл утны кабызып куеп.
Икенче көнне , көн буена вакыт үткәреп кибетләрдә буталып йөреде Борис. Кич кенә Виталий дустына китте.
-Сәләм дус... Бер кичкә генә...
-Кем анда, дип башын тыгып кычкырды Маринасы, -безгә беркем дә кирәкми. Борис син икән.. Гафу ит, күрәсең бит, үзебез бер бүлмәдә.. Бар кайт, Верочкаң белән дуслаш, болай йөремә, килешегез!...
Әнигә бармый булмый икән. Борчыйсы килмәгән иде дә. Җитмәсә ерак та бит әле...Шәһәрнең икенче башында.
-Ни булды?-дип, коты очып каршы алды аны Тамара Петровна.
-Вера куып чыгарды,-диде Борис,-синдә кунсам буламы?
Тамара Петровна йөрәген тотып:
-Сез нәрсә, аерылыштыгызмы әллә?Боря, син нәрсә... син башка андый хатын таба алмыйсың... Тиз арада килешегез!
-Килешегез... килешегез... Барыгыз бер сүз сөйли... Шалтыратмый бит, кайт дими.
-Ник куып чыгарды соң?Әллә үзең гаеплеме?
-Үзем инде, үзем гаепле, үзем чыгып киттем.Ашы да тоссыз түгел иде.
-Үзең гаепле булгач, үзең беренче адымны яса!
Вәт мин тиле!-дип үзүзен битәрләде Борис, -Тыныч кына яшә икән дә бит. Ничек хатынны тотарга өйрәткән дусларны тыңлап хатынсыз да калдым бугай.
Икенче көнне сумкасын асып өенә кайтып китте. Үз ачкычы белән ишекне ачып керде:"Фуух, ярый йозакны алмаштырмаган икән әле".
Хатыны кухняда кәтлит кыздыра икән, өйгә тәмле ис таралган.
Борис гадәттәгечә барып хатынын кочып алды:
-Гафу ит, җаным, мин юләрне!..Гафу ит!
Инет.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.