Найти тему
Чын йорэктэн

Супермаркетлар

Күргәнегез бардыр, олы кешеләрнең супермаркетта ничек йөрегәнен. Гадәттә теге кәрзин-арбаны этеп, поровоз сыман,ышанычлы адымнар белән атлап әби алдан бара,кирәкле ризыкларны кәрзингә сала бара.Бүген дә шундый парны күзәттем.

Арттагы "вагон"-бабай.Бабай, әбидән калмый, ул туктаса туктый,ул атласа атлый. Теле генә туктаусыз сөйләнә...

-Ния карабодай аласың? Кичә генә ашадык... яратмыйм мин карабодай...Бу балны ник салдың? Алама ул... сөйләделәр бит, шуны ашап ничә кеше үлгәнен... мине үтерергә итәсең инде син!..Кая шул кадәр,өч пачка печенье, катып ята бит ул! Таракан үрчетергә мени?! Үрчи алар... Аннан песиеңә атланып , баштан чаба башларлар... Ул песиең синең!.. Минем тапочкага сия, син аннан шуны үбәсең, шул авызың белән минем бокалдан чәй эчәсең... Бабасырга анализ бирергә кирәк әле. Бу атнада бирмәгәнбез ...

Шулчак әби "Акция" дигән язу күреп, кинәт шул якка омтыла.Бабай күрми кала,берни сизми, инерция буенча бераз атлый әле ул. Аннан гына әбинең юклыгын күреп , нидер җитмәгәнне аңлый.

-Катерина... Катерина... Кая булдың инде?.. Беләсең бит, минем берүземне калдырырга ярамый. Миндә кардиостимулятор... и харизма. Әнә, чит әбиләр бәйләнә башлый хазер миңа.Әнә, күз кысалар...

Бабай яшь ир янында туктый.

-Син дустым, саклаучымы? Искә алмадыңмы, мин берүзем идемме, әллә берәрсе беләнме?

-Әби белән идегез ... Громкоговорителдән чакырабызмы?

-Ишетер дисезмени?! Ишетми ул , сакбай бит ул!

-Син үзең сакбай,-ди шулчак килеп җиткән әби, монда мин!

-Беләм инде монда икәнеңне, әз генә буйдак булып,куанырга да ирек бирмисең...

"Паровоз" "вагонын" тагып касса ягына юнәлә.

Зоя. А.

Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.