Найти тему
«Өмет» гәзите

Матур булыйм дисәң...

Фото:gas-kvas.com
Фото:gas-kvas.com

Түбәндәге киңәшләргә колак сал.

*Чәчегез ялтырап торсын, сәламәт күренсен өчен атнага бер тапкыр кастор мае сөртегез.
*Керфекләргә дә, чәчләргә дә кастор мае кирәк
*Чәчләр өчен тагын бер киңәш: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да, полиэтилен киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз.
*Чәч коелганнан: бер өлеш майга ике өлеш аракы кушып, шуны чәч төбенә сылагыз.
*Кавыктан котылу өчен: бер стакан кайнар кара чәйгә бер чәй калагы кастор мае һәм 20 грамм аракы салып болгатыгыз да чәчегезгә сөртегез. Бер сәгатьтән соң юыгыз.
*Кастор мае керфекләрне дә үстерә. Атнага берничә тапкыр төнгә каршы керфегегезгә сылагыз.
*Кастор маена балык маен да кушарга була (1:1).
*Кастор мае коры битләр өчен дә файдалы. Бер күкәй сарысына ун тамчы кастор мае кушып, битегезгә сөртегез һәм унбиш минуттан соң юыгыз. Соңыннан битегезне яшел чәй белән юсагыз, тагын да яхшырак булыр.

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц