Бу зур чараны оештыручы булып Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе, мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина тора. Көн тәртибе бик тыгыз булу өстенә, бик бай эчтәлекле дә иде. Төшерү төркеме эшен җитәкчесе Г.Насыйбуллина булган «Кояшкай» балалар бакчасыннан башлады. Бакчада балалар иртәне ике телдә башкарыла торган гимн белән башлап җибәрәләр. Балалар бакчасының бүлмәләре ике телдә бизәлгән. Кунаклар очрашуны яңа ачылган татар теле кабинеты белән танышудан башладылар, кабинет ТР Рәисе ярдәме белән җиһазландырылгын. Балалар бакчасы шулай ук татар мәдәниятенең һәм көнкүрешенең яңа төзелгән бай музеен, биш милләт йортын тәкъдим. “Кояшкай”да татар теле дәресләре яңа белем бирү технологиясе буенча үткәрелә. Балалар бакчасы телләрне үстерүгә һәм саклауга 500000 Грант отып, бу көннәрдә татар радиоузелы “Кояшкай.ru” эшли башлады. Балалар һәм тәрбиячеләрнең ата-аналар ярдәме белән тегелгән милли костюмнары, татар халык ашла