Тавык күбрәк йомырка салсын өчен кышын нәрсә ашатырга? Моның өчен төп ике шартның үтәлүе кирәк. Тавык күбрәк йомырка салсын өчен кышын нәрсә ашатырга? Моның өчен төп ике шартның үтәлүе кирәк. Беренчедән, кетәклекнең җылы, каралган булуы, икенчедән, кош-кортның яхшы ашавы. Татарстанда яшәүче Әлфинур Нәҗметдинова мәсәлән, тавыкларын көненә ике тапкыр ашата. Иртән табыннан калган ризыклар – икмәк, ботка, яшелчә (бәрәңге, кишер, чөгендер) һ.б. бирә. Ара-тирә болгаткан белән сыйлый. Болгатканны вакланган кабырчыкка (ракушка) ылыс оны, печән һәм акбурга су кушып ясый. Кышын тавык ризыгына бераз гына чүпрә өстәсәң әйбәт, ди. Чүпрә кош-кортның гәүдә авырлыгын арттыра, шулай ук йомырка салуын яхшырта икән. Иммунитетын да ныгыта. Әмма артыгы ярамый. Тавыкның көндәлек ризык күләменең нибары 4-5 процентын гына тәшкил итәргә тиеш. Инде килеп, көн саен суларын алыштырып торырга кирәк. Кичен биш литрлы савытка краннан су тутырып куя да иртән савытларына чыгарып сала. Тавыкларны төрле чирләрдән саклау