Чарага авылдашлары - сугышчы-интернационалист Саттаров Госман Нәбиулла улы чакырылган иде.
Очрашу барышында Елена Седова презентация ярдәмендә безнең хәрбиләр өчен сугышның кайчан башлануын, Әфганстанда беренче операцияләр турында, безнең армиянең һәм Әфганстан халкының югалтулары турында сөйләде. Ул вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан якташларыбызның биографияләре һәм батырлыклары белән таныштырды.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Саттаров Госман Нәбиулла улы үзенең хәрби хезмәте, Ватанны саклаучыларның, Әфганстанда солдат һәм офицерларның батырлыгы, хәзерге көндә Украинада МХОда катнашучы хәрби хезмәткәрләр турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.