Найти тему
«Өмет» гәзите

Бу эчемлек тартуны ташларга ярдәм итә

фото: krasota-zdorove-motivaciya.ru
фото: krasota-zdorove-motivaciya.ru

Белгечләр бер эчемлек ярдәмендә тәмәке тартуны ташлап була, ди.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, 26,1% русияле тәмәке тарта.

UfacityNews басмасы BristolPost гәзитенә сылтанып язуынча, сүз яшел чәй турында бара. Бу эчемлек кешенең сәламәтлеген яхшырта, шулай ук ул тәмәке тарту аркасында зарарланган тукымаларны тернәкләндерә ала, шул рәвешле тәнне дә гомумән тернәкләндерә. Шул ук вакытта үлән чәйләре никотинга охшаш  стимулятор  йогынты ясый, диелә.

Моннан тыш, бу начар гадәттән котылуда женшень ярдәм итәчәк. Ул кайсыбер  үлән чәйләре составына керә. Женьшень тәмәке тарту вакытында бүленеп чыккан ләззәт хисе белән бәйле нейромедиатор – дофаминның – тәэсирен йомшартырга сәләтле.