Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта һәм тагын бер бик файдалы ягы бар!
Массачусетс университеты галимнәре кара шоколадка өстенлек бирергә киңәш итә. Бу тәмле десерттагы антиоксидантлар организмның картаю процессын тоткарлый, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен дә файдалы.
Шоколад нерв системасына уңай йогынты ясый. Организмда эндорфин һәм энкефалин кебек шатлык гармоннары эшләп чыгара.
Чамасын белеп кенә кулланганда, шоколад эшләү сәләтен арттыра, игътибарны тупларга ярдәм итә, акыл эшчәнлеген яхшырта, хәтта иммунитетны да ныгыта ала.
Ләкин шунысын истән чыгармаска кирә: ул бик калорияле ризык: майларга һәм углеводларга гаять бай. Чаманы белеп ашамасаң, симерү һәм шикәр диабеты кебек чирнең янавын көт тә тор.
Чыганак: Лента.ру