Найти в Дзене
«Өмет» гәзите

Сәламәтлек өчен файдалы 5 төрле чикләвек

фото: интернеттан
фото: интернеттан

Чикләвек яратасызмы, дуслар? Сәламәтлек өчен бик файдалы бу 5 чикләвекне табиблар кыш айларында ешрак ашарга кушалар.

Ләкин аларны саклык белән кулланырга кирәк, диләр. Аллергиясе булган кешеләргә чикләвек куллану сәламәтлек өчен зур куркыныч тудыруы мөмкин.

Әстерхан чикләвеге. Депрессиядән коткара, стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Йокыны нормальләштерә. Баш авыртуын баса. Хәтерне яхшырта.

Фундук. Тән тиресенә һәм күзләргә файдалы (Е витамины). Атеросклерозны булдырмаска ярдәм итә.

Пестә (фисташка). “Начар” холестерин күләмен киметә. Күзләр сәламәтлеген ныгыта. Күзәнәкләрне таркалудан саклый.

Бадәм (миндаль). Инсулин эшләп чыгаруны киметә. Чамасын белеп ашаганда, ул ябыгырга ярдәм итә. Күзәнәкләрне ирекле радикаллар “һөҗүменнән” саклый.

Кешью. Бөтен организмны кислород белән тәэмин итүгә булыша (тимер). Хәтерне яхшырта (магний). Сөяк системасының ныклыгын саклый (магний һәм бакыр).