Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә махсус операциядәге солдатның бик оста итеп дрон һөҗүменнән котылып кала алуы сурәтләнгән видеоролик таралган иде. Үзен эзәрлекләүче дронга сугышчы башта автоматтан ата, әмма тидерә алмый. Дрон һөҗүм иткән мизгелдә, сугышчы бер якка сикерер кебек хәрәкәтләр ясый, дрон шуңа алданып һөҗүм итә, әмма сугышчы икенче якка сикерә дә җиргә ята. Дрон төшеп шартлый. Сугышчы торып китеп бара. Әлеге ролик тиз арада бик зур популярлык казанды. Аны барлык социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. Инде батыр хәрбигә багышлап комикслар да ясый башлаганнар. Телеграм-каналларда хәрби белән беренче интервью да чыкты. Кыю егетнең «позывное» – «Бабай», ул Чиләбе өлкәсеннән. Бу хакта «Российская газета» яза. Әңгәмә алдыннан 46 яшьлек «Бабай»га үз батырлыгының видеосын да күрсәткәннәр. Егет әлеге роликның үзен бөтен илгә танытканын, халык герое ясаганын журналисттан гына белә. Өстәвенә, әлеге вакыйганың күп өлеше кадрга кермәгән булып чыга. Баксаң, сугышчы бер түгел, ә өч дошман коп
Үзенә очкан дронны алдаган оста сугышчы Чиләбедән, позывное – «Бабай», хатыны – Вәлия
19 января 202419 янв 2024
1
1 мин