Әлмәт шәһәрендә Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче Гимназия. 1991 елда Әлмәт мәктәп-интернаты базасында"татар гимназиясе"инновацион урта уку йорты буларак ачыла. Традицион дәүләт белем бирү стандартлары белән беррәттән гимназия укучыларны этномәдәни тәрбияләү буенча эшчәнлек алып бара, татар халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә аерым игътибар бирә. Укытуда физика - математика һәм гуманитар - эстетик юнәлешләргә өстенлек бирелә. 1999 елда гимназия базасында Р.Фәхреддин исемендәге Әдәби-туган якны өйрәнү музее ачыла. Экспозициянең бер өлеше күренекле якташыбызның тормышына һәм эшчәнлегенә, шулай ук күренекле татар мәгърифәтчеләренә багышланган. Ләкин Ризаэддин Фәхреддин кем соң ул? Ризаэддин Фәхреддин Россиянең иң күренекле дин әһелләренең берсе булып тора. Ул Көнчыгышны өйрәнүче, галим-энциклопедист, язучы, күп санлы хикәяләр һәм повестьлар авторы, драматург һәм мәгърифәтче булган. Ризаэддин Фәхретдин 1859 елның 4 гыйнварында Самар губернасының Бөгелмә өязе кичучат авылында, Хәзерге