Гаилә елы кысаларында Вахит мәдәният йортында “Нәрсә ул гаилә кыйммәтләре?” дигән темага әңгәмә узды.
Балалар гаилә кыйммәтләренең - буыннан буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр булуын белделәр. Бу – гаилә нык булсын өчен кирәкле тойгылар. Ул - кешеләр өй эчендә бергә кичергән кайгы-шатлыклар, борчулар, кыенлыклар һәм аның иминлеге. Төп гаилә кыйммәте - ул мәхәббәт. Ул яраткан кешеңә карата наз, аны саклау, бер - берең турында кайгырту, яклау, даими рәвештә янәшә булырга теләү.
Мәхәббәткә нигезләнгән гаиләләр - бәхетле һәм имин. Анда тыныч, рәхәт, аңа һәрвакыт әйләнеп кайтырга, ярдәм һәм юаныч алырга мөмкин.
Чара барышында балалар мөселман гаиләләренең нинди гореф-гадәтләр һәм йолалар үтәве турында белделәр. Аннары викторина сорауларына җавап бирделәр, гаилә, якын кешеләр турында мәкальләрне искә төшерделәр. Катнашучыларның һәркайсы гаиләнең әһәмияте, үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр. Әңгәмә азагында балалар гаиләдә дуслык, мәхәббәт, аңлау, кайгырту һәм назның мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр.