Найти тему
Услон.РТ

Йөзү бассейнында ярышлар узды

Чара сәламәт яшәү рәвеше алып бару, балаларга физик тәрбия бирү, спортны популярлаштыру һәм үстерү, иң көчле йөзүчеләрне ачыклау максатында үткәрелде. Моннан тыш, ярышлар үткәрү кысаларында ГТО (хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативлары үтәлде.

Стартка 30 дан артык яшь спортчы чыкты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Платончева Полина, Ходько Анисия, Максимов Мөхәммәд, Милованов Виктор, Мулянова Милана, Габидуллин Әмир булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда катнашучылар призлы урыннар өчен гадел көрәш алып бардылар һәм бик яхшы физик әзерлек, җыйнаклык һәм югары нәтиҗәләргә ирешә белүне күрсәттеләр.

Барлык яшь спортчыларга да сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез!