Найти тему
Услон.РТ

Кызыл Байракта Кар бабай ясау буенча мастер-класс үтте

Ике, өч кар йомарламнарыннан торган Кар кешесе күп кенә балалар китапларының һәм мультфильмнарның төп герое булып тора. Кемдер аның муенына шарф бәйли, кемдер башына чиләк яки бүрек кидерә, ләкин бер нәрсә үзгәрешсез кала - Кар бабай ясау балаларның барсына да шатлык алып килә.

Кызыл Байрак авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган мастер-класста балалар һәм аларның әти-әниләре Кар бабайны оекбашлардан ясарга өйрәнделәр. Балаларның күңел биреп ясаган Кар малайлары барысы да төрле, матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Алар эшләрендә иҗади фантазия күрсәттеләр һәм үзләренең эшләнмәләре өчен бик теләп һәм тырышып декор сайладылар!