Имән авылында “Балтач таңнары” гәзитен яратып алдыралар, укыйлар Зәйтүнә, Хәсән Насыйбуллиннар алдагы яртыеллыкка подписка рәсмиләштереп бләк оттылар. Насыйбуллиннар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Инде икесе дә хаклы ялдалар. Ленин исемендәге колхозда Зәйтүнә апа савучы, Хәсән абый тракторчы булып хезмәт салганнар. Икесенә алтмыш елдан артык хезмәт стажы эшләгәннәр. Авыл хуҗалыгы тармагында бит ул! —Гомер буе матбугат басмаларын алдырып укып яшәдек. Әле дә район гәзитен, “Акчарлак”, “Манзара”, “Ясминә” кебек басмаларны алдырабыз, укыйбыз, — ди Насыйбуллиннар.— Район яңалыкларын район гәзитеннән укып белеп барабыз. Абунәчегә Иске Балтач авылындагы сәүдә ноктасының бүләк картасын баш мөхәррир Рөстәм Вәлиев тапшырды.
Имән авылында “Балтач таңнары” гәзитен яратып алдыралар, укыйлар
14 апреля 202514 апр 2025
~1 мин