Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

⛪️Олы Уразаның соңгы атнасы – иң кырысы

⛪️Олы Уразаның соңгы атнасы – иң кырысы Иисус Христосның безнең өчен азапланып үлүен истә тотып, бу атнада кеше күбрәк теләк итергә, чиркәүгә барырга тиеш. Тропарь һәм Кондакълар тәкъдим итәбез Азаб атнасында. Оло понедельник, Оло вторник, Оло среда. Тропарь: 8-нче кӧй Мына кеяӱ тӧн уртасында киля, уяу кӧйӧ очораган мяндя бахетле, жокомсораган кӧйӧ очоратканына жаман булыр. Эй жаным, син айсаҥ сагайыб тор, жокога биренмя, биренсяҥ ӱлемгя бирелерсен, кюк падшалыгы жабылыб син тышта калырсын. Уяныб тороб, инялеб ӓйт: Святъ, Святъ, Святъ Син, эй Алла! Алланы тыудырганнын какына безне жарлыка диб. Понедельник кӧннӧ. Кондакъ: 8-нче кӧй Iаковъ ата Iосифтан коро калганына жылаган, ӓммя ул падша кюк кадерлелек белян арбада утырыб жӧртӧлгян, анда Египетъ катынынын тян няпесеня кызмят итмягяне ӧчӧн кешелярнен Кюреӱче, чермей торган вѣнецъ кейгезеӱче Ходай аны кютярелдереб данналдырган. Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/oly-urazany-sogy-atnasy-i-kyrysy

⛪️Олы Уразаның соңгы атнасы – иң кырысы

Иисус Христосның безнең өчен азапланып үлүен истә тотып, бу атнада кеше күбрәк теләк итергә, чиркәүгә барырга тиеш. Тропарь һәм Кондакълар тәкъдим итәбез

Азаб атнасында. Оло понедельник, Оло вторник, Оло среда.

Тропарь: 8-нче кӧй

Мына кеяӱ тӧн уртасында киля, уяу кӧйӧ очораган мяндя бахетле, жокомсораган кӧйӧ очоратканына жаман булыр. Эй жаным, син айсаҥ сагайыб тор, жокога биренмя, биренсяҥ ӱлемгя бирелерсен, кюк падшалыгы жабылыб син тышта калырсын. Уяныб тороб, инялеб ӓйт: Святъ, Святъ, Святъ Син, эй Алла! Алланы тыудырганнын какына безне жарлыка диб.

Понедельник кӧннӧ. Кондакъ: 8-нче кӧй

Iаковъ ата Iосифтан коро калганына жылаган, ӓммя ул падша кюк кадерлелек белян арбада утырыб жӧртӧлгян, анда Египетъ катынынын тян няпесеня кызмят итмягяне ӧчӧн кешелярнен Кюреӱче, чермей торган вѣнецъ кейгезеӱче Ходай аны кютярелдереб данналдырган.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/oly-urazany-sogy-atnasy-i-kyrysy