Без, «Туганайлар» редакциясе🗞️ хезмәткәрләре Алабуганың Олы Шүрнәк авылында булдык🚘
🏡Олы Шүрнәктә барлык килгән кунакларны авыл музеенда каршы алалар, анда бик күп төрле әйберләр саклана: мебель, эш кораллары, савыт-саба һәм XIX-XX гасырларның башка көнкүреш әйберләре.
Безгә Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы, тарихчы Николай Иванович Мельников музей буйлап экскурсия үткәрде.
Ул зур горурлык белән авыл турында да, музейны авыл кешеләренең үзләре ремонтлавы турында да сөйләде.
Әлбәттә, бу авылның музеенда элгәреге милли киемнәр дә сакланган. Ә бу музейда чын пич бар, кунакларны тәмле тәбикмәк (коймак) белән сыйлыйлар.
Бу якта авыллар матур, чиста, каралган. Ачык күңелле кешеләр яши❤️