Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан марафончы Нина Фадеева милли киемебез турындагы фикерләрен язды🌺 📝Милли кием — без керәшеннең горурлыгы. Әлбәттә, әгәр ул үзәбиеңнән, әбиеңнән, нәнәеңнән калган, яшь вакытта алар киеп йөргән булса — бәясез кыйммәт, минемчә. Мин үзем нәнәй, үзәби, әби күлмәкләрен кигәндә, горурлык, җылылык тоям. Ничектер, аларны хәтеремә төшерәм, якынымда тойгандай булам… Минем өчен якты дөньяга тудырган ата-анамның иң кадерле мирасы, беренче чиратта — туган телем, яхшы тәрбиям, гаилә кыйммәтләре, сәламәт акыл һәм тән, туганнарым. Болар — кешегә яшәргә көч бирә торган асыл әйберләр. Икенчедән, кечкенәдән йөрәгемә сеңдерелгән җырлар, авыз иҗаты, фольклор. Өченчедән, матди әйберләр. Каенанамның балалары күп булу сәбәпле, аннан элекке кием-салым да, бизәнү әйберләре дә калмаган. Ерак әби белән нәнәйдән, үзәбиемнән калган байлыгым, шөкер, бар. Ерак әбием нәнәйнеке белән үз камзулын, сатин күлмәкләрен үз куллары белән бөреп теккән... Дәвамын укырга 👈
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан марафончы Нина Фадеева милли киемебез турындагы фикерләрен язды
13 апреля 202513 апр 2025
~1 мин